Логотип Магариф уку
Цитата:

Суперфинал катнашучылар исемлеге билгеле

«Безнең заман» Х эшче яшьләр республика фестивале зона этабы нәтиҗәләре буенча I урын алучы командалар билгеле. Болар – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы, «СИБУР. Казаньоргсинтез» һәм «Горб...

«Безнең заман» Х эшче яшьләр республика фестивале зона этабы нәтиҗәләре буенча I урын алучы командалар билгеле. Болар – «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы, «СИБУР. Казаньоргсинтез» һәм «Горбунов ис. Казан авиация заводы». Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Финалга чыгучы командалар 14-15 октябрь көнне Казанда ярышты. Биредә 17 команда булып 600дән артык кеше катнашты.
Казан гала-концерты ачылу тантанасында ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина һәм башкалар катнашкан.
Фестивальнең суперфиналына, шулай ук, II урын алган «Татэнергосбыт» АҖ, ООО «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ, «ТНВ – ТЯГның яшьләр канаты (Чүпрәле районы) һәм Казан дәүләт дары заводы чыккан. III урында - «Таттелеком» һәм «АПАС-МОЛ» ҖЧҖ.
Юбилей сезонының төп вакыйгасы – фестивальнең гала-концерты 4-5 ноябрьдә Казанда – «Пирамида» үзәгендә үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ