Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәрбиягә бала бирәм... Кем ала?»

Мордовия Республикасында яшәүче милләттәшебез Ирек Биккинин татар дөньясында журналист, тәгаен алганда, мөселманнар хокукларын яклап язучы каләм әһеле буларак мәгълүм. Аның әлегә күпләргә таныш булмаг...

Мордовия Республикасында яшәүче милләттәшебез Ирек Биккинин татар дөньясында журналист, тәгаен алганда, мөселманнар хокукларын яклап язучы каләм әһеле буларак мәгълүм. Аның әлегә күпләргә таныш булмаган тагын бер шөгыле бар. Кечкенә вакытында асрауга алган, уллыкка, кызлыкка бирелгән балаларга биологик әти-әниләрен, бертуганнарын табып бирү, күрештерү белән дә шөгыльләнә ул. Шактый четерекле эш икән бу хезмәт. Әңгәмәбез шул хакта.
– Уллыкка, кызлыкка алган балаларны «чын» әти-әниләре белән очраштыруга кайчаннан һәм ни сәбәпле тотындың, Ирек?
– Алдан ук шуны әйтим: ислам хокукын белгәннәр тәрбиягә алган баланың кайдадыр үз әти-әнисе яшәвен, аларның ниндирәк кеше икәнен, кайсы нәселгә каравын белергә хакы булуын яхшы аңлый. Бу эшкә уйламаганда, көтмәгәндә диярлек керешеп киттем. 2002 елда Америкага барган идем. Ерак сәфәрдән кайтып бераз вакыт үтүгә, шунда яшәүче дусларым, үз вакытында танышларының Россиядән асрамага ике кыз бала алуын бәян итеп, әлеге балаларның биологик әти-
әниләрен табышырга ярдәм итүемне сорады. Хосусый эшкуар булып теркәлдем дә туганлык җепләрен барлауга керештем. Әлеге гаиләләр Чувашиядә яки Ульян өлкәсендә яшәргә мөмкин, дип фараз иттеләр. Таптым мин аларны.
Ул вакытта Чувашиядә нинди аяныч күренешкә тап булуымны искә төшереп, бүген дә имәнеп китәм. XXI гасырда да шулай яшәп була икән! Бу гаилә дүрт метрга дүрт метр зурлыктагы агач өйдә гомер сөреп ята. Абзар дип әйтсәм яхшы түгел.  Әлеге бинада кайчандыр бозауларны тотканнар, күрәсең. Американнар асрамага бала алган вакытта анда алты кеше яшәгән. Инде ата тиешле кеше аракы эчә-эчә үлеп киткән. Мин барып күргәндә, ана кеше әле һаман шунда яши иде. Бөтен балаларын болардан тартып алганнар да кайсын кайда урнаштырганнар.
Икенче кыз бала тумышы белән Ульян өлкәсенә бәйле булып чыкты. Әни тиешле кешесе – рус милләтеннән булса, әти тиешлесе – үз татарыбыз. Ульян өлкәсенең бер авылында яшәп ятканнар. Ата кеше хатынын даими кыйнап торган, балага да кычкырынган. Ә бер тапкыр сабыйны, бик нык елагач, ачык тәрәзәдән урамга ыргыткан. Шөкер, бала исән-имин калган. Менә шундый үксез ике кыз баланы кияүдә булмаган бер американ хатын, Россиягә килеп, Чабаксардагы ятимнәр йортыннан асрамага алган да берсенә Патриша дигән исем биргән. Ата-ана кушкан исеме Ольга булган, ул кыз үскән гаиләдә балаларның бөтенесе – бер малай, ике кыз олигофрен. Билгеле, алар туган шартларда яшәсәң, акыл сайлыгына дучар булу – табигый хәл. Әгәр сабыйны андый мохиттән өч яше тулганчы алып, яхшы тәрбия кылсаң, нәтиҗә гел башка булачак. Әлеге кызчык та океан артындагы яңа гаиләдә әйбәт шартларга эләккән. Хәзер мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укый. Шуның өстенә  өметле спортчы да әле. Мондагы балаларның Патришадан кечерәген – энесе Василийны бер рус гаиләсе тәрбиягә алган булган. Аның хакында бернинди мәгълүмат таба алмадым. Бездә уллыкка-кызлыкка алу һәм баланың аннан соңгы язмышы сер булып тора.
Патриша үзен баккан әнисе белән монда килде, анасы, абыйсы, апалары белән күреште. Американ ханым боларга акча җибәргәч, тегеләр район үзәгеннән уңайлыклары булган фатир алды.
– Исәпләп барасыңмы: күпме кешегә «чын» әти-әнисен, туганнарын табарга, күрешеп сөйләшергә булыштың?
– Санап, исәпләп барганым юк. Мөгаен, йөздән артадыр. Бәлкем, йөз иллегә җиткәндер. 2004  елдан бирле шушы эш белән шөгыльләнәм.
– Гадәттә, кайсы илләр бездән уллыкка, кызлыкка ала?
– 2013  елның 1 гыйнварына кадәр, ягъни «Дима Яковлев законы» кабул ителгәнче, бу җәһәттә беренче урында АКШ иде. Икенче урында, мөгаен, Англия яки Ирландия булгандыр. Һәрхәлдә, миңа Ирландия кешеләре еш мөрәҗәгать итте. Шулай ук Канада, Испания, Франциядән мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп булды. Германиядән бер генә кешене хәтерлим. Яңа Зеландиядән өч кеше истә калган.
– Туганлык җепләрен ачыклау өчен, Россия төбәкләренә генә түгел, үзебезнең элеккеге Советлар Союзы дәүләтләренә дә барырга туры килгәндер. Бу мәшәкать белән кайсы тарафларда булдың?
– Казахстан, Үзбәкстан, Грузиягә барылды. Әле менә Кыргызстанга барырга җыенам. Анда берничә мәртәбә булып, берничә гаиләне тапкан идем. Тагын юлга чыгарга торам. Алма-Атага да барасы бар. Украинадан да берничә гаиләне таптым.
– Элеккеге Советлар Союзы туфракларына бер аяк баскач, кабат килергә, аралашырга теләүчеләр дә бармы?
– Төрлесе бар. Кабат аяк басмаячакбыз, дип китүчеләр күп дип әйтмәс идем. Мөмкинлек булса, тагын киләләр.
– Син, тагын киләләр, дигәч, Төркиядә яшәп мәрхүм булган тарихчы галимебез Надир Дәүләтнең Истанбулда хатирәләр яңартып утыруы искә төште. Төркиядә, яңа гаиләдә үскән мәшһүр милләттәшебез, Советлар Союзы таркалып, дистәдән артык ел узгач кына Казанга килеп, сеңлесе Фәридә Дәүләт белән  күрешә алган. Фәрит әфәнде илдән читтә  яшәп тә туган телебезне яхшы белсә, сеңлесе Фәридәнең  татарчасы юк дәрәҗәдә икән. Кан уртаклыгы рухи уртаклыкка нигез була дип әйтеп булмый шул.  Фикерләү, дөньяны кабул итү рәвеше нинди гаиләдә, нинди шартларда тәрбияләнүдән дә тора.
– Бу табигый дә. Дөрес, чит илләрдә яшәүче кайберәүләр, баласы туган иленә барып, тудырган, тапкан анасын күргәч, аның янында калырга теләр дип курка. Мин андый гаилә башлыкларына, курыкмагыз: берегезнең дә баласы монда калмас, дип язам. Гадәттә, килгәч, кочаклашып, елашып күрешәләр. Әмма инде бик тиздән аларның  чит кешеләр булуы аңлашыла. Хәер, төрлесе бар. Кайчакта бездә дә яхшы тормышта яшәүче гаиләләргә юлыгасың. Баланың ятимнәр йортына эләгү сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Начарлыктан җәбер-җәфа күргәннәре, элеккеге  яшәү шартлары түзмәслек булганнары күбрәк, билгеле. Шундый хәлләр дә була, безнекеләрне тәрбиягә алган кешеләрнең кайберләре мондагы ярлы гаиләләргә акча җибәреп тора...

 Дәвамы «Гаилә һәм мәктәп» июль сагнында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ