Логотип Магариф уку
Цитата:

Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары расланды

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын расладылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үз...

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын расладылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Документ нигезендә Татарстанда даими нигездә яшәүче, яңа туган балалары булган гаиләләргә, җан башына уртача керем исәпкә алынмыйча, балалар кирәк-яракларының бүләк комплектлары биреләчәк.
Пенсионерлар, шифаханә-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин иткәндә, беренче чираттагы хокуктан файдалана алачак. Шулай ук республиканың өлкән яшьтәгеләре, I һәм II төркем инвалидлары өйдә түләүсез социаль хезмәтләр ала алачак.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларына картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук психик авырулары булган гражданнар өчен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү өчен өстенлекле хокук биреләчәк.
Инвалид балалар, сәламәтлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә, өстенлекле хокукка ия булачак.
ТР Дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча укучы студентлар – бушлай бер тапкыр кайнар аш, ә 1–11 нче сыйныф укучылары ике тапкыр кайнар ризык алуга исәп тота алачак.
7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, ялны оештыруга юлламалар белән тәэмин иткәндә, чиратсыз хокукка ия.
Тиешле эш бирелмәгән очракта, гаилә әгъзасы эшкә урнаштыруга ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза биргән көннән башлап 3 көннән дә соңга калмыйча эшсез дип танылырга мөмкин.
Эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карау эксперт советы утырышларында өстенлекле тәртиптә алып барыла.
Моннан тыш, эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күздә тотарга киңәш ителә.
ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә түбәндәге өстәмә ярдәм чараларын билгеләргә тәкъдим ителә:
- муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасына чираттан тыш кабул итү хокукын бирү;
- ата-аналарны муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүдән азат итү;
- муниципаль белем бирү оешмаларында 1–11 нче сыйныф укучыларын бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү .

Фәния Лотфуллина


https://kzn.ru материаллары буенча


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ