Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "2022/2023 уку елы. Ул нинди булачак?" дигән темага туры эфир үтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы Тата...

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптраис улы Татарстан Республикасының региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә туры эфирда кунак булды.
Бүген Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә онлайн- трансляция һәм гражданнарны бергәләп кабул итү оештырылды.
Рәмис Мөҗипов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Гыйльметдинов Илдар Ирек улы "2022/2023 уку елы. Ул нинди булачак?" дигән темага туры эфир үткәрделәр. Онлайн-трансляция барышында алар яңа уку елында ниләр үзгәрәчәге турында сөйләделәр һәм караучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Турыдан-туры эфирның видеосы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/video-211218532_456239084

Фәния Лотфуллина


Фото: https://obrnadzor.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ