Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады

26 сентябрь көнне, Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназия укучыларына «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсия узды. Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатын...

26 сентябрь көнне, Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназия укучыларына «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсия узды. Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына басым ясалды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә
Укучылар шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова белән очрашты. Алар артистканың юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар театр цехларында, шулай ук артистларның грим бүлмәләрендә дә булды. Экскурсиягә килүчеләр бик канәгать калдылар, истәлекле фотоларга төштеләр, эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия өчен чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ