Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама укучылары «ясалма интеллект» белән танышты

Цифрлаштыру елы һәм «Цифр дәресе» республика программасы кысаларында, Түбән Кама укучылары «ясалма интеллект» белән танышты.15нче мәктәп укучылары тематик «Цифрлар» да яшәү өчен болыт сервислары,...

Цифрлаштыру елы һәм «Цифр дәресе» республика программасы кысаларында, Түбән Кама укучылары «ясалма интеллект» белән танышты.
15нче мәктәп укучылары тематик «Цифрлар» да яшәү өчен болыт сервислары, мондый технологияләрнең өстенлекләре, аларны куллану өлкәсе һәм ИТ-өлкә белән бәйле башка бик күп нәрсәләр турында белде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Йомгаклау дәресе Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов катнашында узды.
Дәрес ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, хакимият вәкилләре белән ачык форматта аралаштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ел дәвамында Түбән Камада спикерлар һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары катнашында 3006 «Цифр дәресе» үткәрелде.

https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ