Логотип Магариф уку
Цитата:

Уңышлар уртак булсын, Әлфия ханым!

Яңа Савин районының 179 нчы  гомуми  урта белем бирүче гимназиядә логистика һәм балалар, һәм укытучылар өчен бик уңай оештырылган.  Гимназиядә кече һәм зур спорт заллары, хореография за...

Яңа Савин районының 179 нчы  гомуми  урта белем бирүче гимназиядә логистика һәм балалар, һәм укытучылар өчен бик уңай оештырылган.  Гимназиядә кече һәм зур спорт заллары, хореография залы, бассейн һәм ике актлар залы эшли.
Башлангыч мәктәпнең аерым блокларда урнашуы кече яшьтәге сабыйларга үзләрен иркен тотарга,  яшьтәшләре белән иркенләп аралашырга мөмкинлек бирә. Нәниләрнең  аерым китапханәләре һәм хореография залы булу белән бергә, хәтта үз театр залы да бар. Ә ул исә сабыйларга җаннары теләгән бәйрәм чаралары оештырырга мөмкинлек бирә.

Гимназиянең урта һәм өлкән яшьтәге  балалар укыган блоклар бинаның икенче өлешендә урнашкан. 10 –11 нче сыйныф укучылары өчен махсус лекцияләр залы да бар. Монда башкала вузлары галимнәре аларга төрле темаларга багышланган лекцияләр дә укып  китә. Бу юнәлештә гимназиянең үзенә күрә уңышлары да бар. Әйтик, узган уку елы азагында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча уздырылган халыкара олимпиадада      10 нчы сыйныф укучысы Айнур Минһаҗев беренче урынны яулаган. Бу гимназиядә Казан федераль университеты галимнәренең  лекцияләр уку нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Республика көне алдыннан гына гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхмәтҗанованы очраттым. Шат иде аның йөзе. Яңа уку елында туган тел дәресләрен укыту сәгатьләре арттырылганга сөенгән икән Әлфия Фәрух кызы. «Туган телебезне балаларыбыз йөрәгенә тагын да ныграк сеңдерәсе, гасырларга илтәсе иде татар телен!»– диде ул, гимназиядәге яңалыклар белән уртаклашканда.
Уңышлар уртак булсын, Әлфия ханым!

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ