Логотип Магариф уку
Цитата:

 Яшь геологларның XIV Бөтенроссия олимпиадасы

        27 июльдән 7 августка кадәр Әлмәт районының “Солнечный” балалар ял базасы XIV Бөтенроссия яшь геологларның кыр олимпиадасында катнашучылар карамагында. Биредә илебезнең иң...

        27 июльдән 7 августка кадәр Әлмәт районының “Солнечный” балалар ял базасы XIV Бөтенроссия яшь геологларның кыр олимпиадасында катнашучылар карамагында. Биредә илебезнең иң көчле командалары – Россия төбәкләреннән 35, БДИ илләреннән 5 команда төрле геологик ярышларда, конкурсларда көч сынашачак. Татарстан данын өч җыелма һәм бер ирекле команда яклый.
        Олимпиадада катнашучылар, Әлмәттән киләчәктә геолог булачакмын  дип китәр, мөгаен. Чөнки алар инде бүгеннән шул эш белән шөгыльләнәләр: файдалы казылмаларны да эзләп табалар; бер сәгать эчендә колакка колакчыннар киеп, радиометр белән дә эш итәләр; палеонтологиядә һ.б. юнәлешләрдә үз белемнәрен сыныйлар...
        Җәйге челләдә  гидрология буенча Кичү елгасында узган ярышларны кем генә яратмас икән. Табигый сулыкларны өйрәнү шулай ук берәүгә дә зыянга булмаячак. Суның тирәнлеге, агым тизлеге барысы да исәп-хисап карточкасына теркәлә бара. 
        Көн дәвамында ниләр эшләнгән барысы да кичке линейкада видеокөндәлектә мәгълүм була. Ярышта җиңүчеләр дә, кызыклы кешеләр белән очрашулар да барысы да шунда. Шул исәптән  Россия- Герое Андрей Кумов белән булганы да.

 Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ