Логотип Магариф уку
Цитата:

Югалган бизәкләр

(Зурлар төркемендә сөйләм үсеше буенча интегральләшкән уен-сәяхәт)

Гөлшат ЗӘЙНУЛЛИНА,

Балтач районы Кариле бакчасының

югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Татарстан балалар бакчаларына махсус ясалган, милли татар киемнәре кидертелгән Гөлбикә белән Гомәр курчаклары кайтартылды. Алар белән һәр тәрбияче уңышлы гына эшләп килә. Курчаклар матурлыклары белән генә түгел, үзләренең саф татар телендә матур итеп сөйләшә белүләре белән дә балаларны кызыксындырды. Әмма озак куллану сәбәпле, бүгенге көндә курчакларга карата кызыксыну кими бара, ялыктыралар.

Шуңа да без үзебезнең балалар бакчасында Гөлбикә белән Гомәргә охшаган яңа курчак образын тудырдык. Йөзләре, киемнәре, рәвешләре охшаса да, аларның зурлыкларын үзгәрттек. Тәрбиячеләр үзләре идарә итә торган курчаклар барлыкка килде. Аларны балалар да бик якын итте.

Бу курчакны тәрбиячеләр төрле вакытларда: иртән, кич эшчәнлектә куллана ала. Кечкенәләр, нәниләр төркемен генә алсак та, аның сабыйларга бакчага ияләшергә ярдәм итүен күзәттек. Баланың адаптация чорында бу уенчык бик отышлы булуын аңладык. Сабыйны иртән кабул иткәндә, аның матур итеп каршылавы, матур уенчыклар тәкъдим итүе, уйнавы, иртәнге ашны бергә утырып ашавы – тәрбиячегә бик зур ярдәмлек.

– Иртәгә тагын кил яме, бергә матур итеп уйнарбыз, – дип озатып калуы баланың бакчага киләсе килүенә һәм тиз ияләнүенә этәргеч булып тора. Бу урында шуны әйтәсе килә: балалар күбесенчә кечкенә яшьтән курчаклар белән уйнарга ярата һәм аның сөйләшә белүе, күләме ягыннан зур булуы да бик отышлы.

Ә инде зуррак төркемнәрдә Гөлбикә һәм Гомәрне төрле эшчәнлектә, сюрприз моментларда куллану уңайлы. Баланың сөйләм телен үстерү буенча матур шигырьләр өйрәтүдә, әкиятләр сөйләгәндә куллану, сәяхәткә алып бару, үзләренең гаиләләре белән таныштыру, төрле һөнәр ияләре белән кызыксыну, әйләнә-тирә табигатьне өйрәнүдә, аны чистарту, саклау, табигать күренешләре турында сөйләшү балаларга тиз отып алырга ярдәм итә.

Шулай ук курчакларны балалар белән бергә экскурсиягә алып чыгу да бик отышлы. Авыл урамнарын өйрәнү, чишмәләргә бару, китапханәдә булу, күренекле урыннарда йөрү – болар барысы да кызыклы һәм истә кала торган мизгелләр. Гөлбикә биргән сораулар ярдәмендә балалар булган урыннары турындагы белемнәрен күбрәк истә калдыра һәм яхшы үзләштерә.

Бакчабызда бәйрәмнәр дә еш уза. Андый чакта курчакларыбыз үз образларын үзгәртеп керә. Балалар моны аеруча сөенеп һәм кызыксынып кабул итә. Мәсәлән, Уңыш бәйрәмендә Сөмбелә образына керсә, ә инде язын Нәүрүзбикә була ала.

Бу курчак белән тәрбиячеләр генә түгел, балалар үзләре дә бик теләп идарә итә. Мәсәлән, тәкъдим ителәчәк шөгыльне үткәргәндә, Гомәр образын зурлар төркемендә йөрүче Раян исемле малай бик уңышлы башкарды.

ВРЕЗКА: Интернеттан башка тормышны күз алдына да китерә алмаган заманда балаларга аралашу, сөйләшү җитми. Нәниләр, өйгә кайткач та, гаджетлар белән утыра, әти-әни сүз әйтми, иң мөһиме – бала аңа комачауламасын гына. Балалар белән матур итеп аралашу гадәте бетеп бара. Хәтта әкиятләрне дә телефоннан яки компьютердан гына тыңлаталар. Күзгә-күз карап сөйләшкәндә генә сабыеңа уй-хисләреңне төгәл җиткерергә, җылылыгыңны бирергә мөмкин. Хөрмәтле әти-әниләр, моның өчен вакытыгызны кызганмагыз, киләчәккә карап эш йөртегез!

 

Шөгыль барышы

Максат: татар халкының көнкүреш тормышы белән таныштыру аша сүзлек байлыгын арттыру.

Бурычлар:

– Үстерү бурычы: балаларның татар милли киемнәре, ризыклары турында белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру; диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

– Тәрбия бурычы: ярдәмчеллек, дустанә мөнәсәбәт, туган як табигатенә, милли мәдәниятенә карата хөрмәт, горурлану хисе тәрбияләү.

– Белем бирү бурычы: милли ризыгыбыз – бәлеш пешерү үзенчәлекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: видеохәбәр карау, сораулар бирү, аңлату, әңгәмә, мөстәкыйль эш, үсендерү, мактау, бию.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук; видеохәбәр язмасы; идарә ителә торган Гөлбикә курчагы; бирем язган тасмалы каз каурые; ясалма агач, мич, Убырлы өе; ясалма алмалар, татар милли киемнәре сурәтләре; схематик рәсемнәр, чәчәкле мендәрчекләр; алъяпкычлар, башлыклар, өстәлләр, итле бәлеш пешерү өчен җайланмалар: такталар, уенчык пычаклар, тозлы камыр, уклау, таба, табагач, табак, агач кашык, тоз савыты, борыч савыты, пластилиннан әвәләгән суган, ит, бәрәңге; сандык, ябыштыргычлы татар милли бизәкләре, ак алъяпкыч.

Сүзлек өстендә эш: милли ризыклар, милли киемнәр, бизәк, уклау, табагач, май канаты, бәлеш, мич.

 

Уен-сәяхәт барышы

I.       Кереш өлеш

(Гөлбикә курчагы белән тәрбияче керә.)

– Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Мин Гөлбикә булам. Кәефләрегез ничек? Сезнең кәефегез әйбәт. Ә менә миңа күңелсез. Минем алъяпкычымда матур бизәкләр бар иде. Ләкин алар югалган. Мин шул бизәкләремне эзләп йөрим. Ә бизәкләр алъяпкычта ни өчен? Ничек уйлыйсыз? Миңа сезнең ярдәмегез кирәк...

(Кинәт экран кабына, Убырлы сөйли.)

Әһәәә, бизәкләрне югалттыгызмы? Аларны минем казларым-аккошларым алып китте шул. Миңа бик тә күңелсез иде. Ә бизәкләр шундый матур, алар минем күңелемне күтәрерләр дип уйладым. Шулай да мин сезгә ул бизәкләрне кире кайтарырга мөмкинлек бирәм. Әгәр сез үзегезнең татар халкының милли гореф-гадәтләрен, тарихын яхшы белсәгез, мин әзерләгән биремнәрне үти алырсыз. Ә минем өемә юлны каз каурыйлары күрсәтер. Уңышлар сезгә!

II.      Төп өлеш

 1. Агач янына бару. Татар милли киемнәре турында сөйләү.

Балалар, сез миңа ярдәм итәрсезме соң? Убырлы юлны нәрсә күрсәтер дигән иде әле? Сез берәр җирдә каз каурыен күрмисезме? (Каз каурыен табып алалар, каурыйга бирем язылган тасма беркетелгән.) Бу каурый безгә шушы якка барырга кирәклеген күрсәтә.

Каурый яткан якка баралар. Алда алмагач агачы тора. Анда ясалма алмалар эленгән. Алмалар артында  – татар милли киемнәре сурәтләре.

– Балалар, без нәрсә янына килеп җиттек? Әйе, бу – алмагач. Гади генә түгел, бу агач серле бугай.

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Гади генә түгел алар,

Серле алма булганнар.

– Бу серле алмаларны өзеп карыйк әле. (Тәрбияче һәм балалар берәр алманы алып карый, аның артында милли кием сурәте ясалган.)

– Миндә читек. Ә сездә нәрсә? (Балалар алмалары артында сурәтләнгән татар милли киемнәрен атыйлар: «Миндә калфак», «Миндә дә калфак», «Миндә камзул»...)

Каурыйдагы биремне укып карыйк: «Бу милли киемнәр турында сөйләгез», – дигән икән. Миндә читек, мин читек турында сөйлим: «Бу – читек. Читек – аяк киеме. Аны малайлар да, кызлар да кия. Читекнең бизәкләре бар».

(Һәр бала бер кием турында сөйли. Тәрбияче этәргеч сораулар бирә ала: «Бу нәрсә? Аны кая кияләр? Кем кия?» Сөйләгәннән соң, сурәтләрне кире агачка элеп куялар.)

Яхшы, балалар. Ә болар барысы да нәрсәләр? Әйе, татар милли киемнәре. Сез тагын нинди милли татар киемнәрен беләсез? Бу агачтагы милли киемнәр бик матур бизәлгән, килешәсезме? Минем алъяпкычымның бизәкләре дә шундый матур иде. Эзләп табарга иде аларны.

2. «Серле рәсемнәр» буенча җөмләләр төзү.

– Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Ә юлны дәвам итәр өчен, безгә нишләргә кирәк әле? Юлны безгә нәрсә күрсәтә?

(Юлда тагын бер каурый күреп алалар. Алда – алан (чәчәкле мендәрчекләр, алар өстендә – схематик рәсемнәр.)

Без аланга килеп җиттек. Монда безгә нишлисе икән? (Биремне укый: «Серле рәсемнәрне укып, минем нинди ризык яратуны әйтегез».) Әйдәгез әле, шушы матур аланда утырыйк, серле рәсемнәр буенча укып карыйк. (Ярымтүгәрәк буенча куелган мендәрчекләргә килеп утыралар. Схематик рәсемнәр буенча укый.) «Мин бәлеш яратам» дигән. Сез дә укып карагыз әле, нинди ризыкларны яратам дигән Убырлы карчык. (Балалар үзләренең схематик рәсемнәре буенча укып җөмләләр төзиләр: «Мин өчпочмак яратам», «Мин кош теле яратам», «Мин чәкчәк яратам»...)

– Булдырдыгыз, Убырлының нинди ризыклар яратуын белдек. Татар милли ризыкларын ярата икән ул.

3. Мич янына бару. Татар милли ризыклары турында сөйләшү. Мөстәкыйль эшчәнлек. «Бәлеш» әзерләү.

– Балалар, бизәкләрне таптыкмы әле? Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Ә юлны дәвам итәр өчен, безгә нишләргә кирәк әле? Юлны безгә нәрсә күрсәтә? (Юлда тагын бер каурый күреп алалар. Алда – мич.)

– Балалар, карагыз әле. Кем белә, нәрсә бу? Әйе, бу – мич. Кабатлыйк әле – мич. Мич нәрсә өчен кирәк? Ничек дип уйлыйсыз? Мичтә нәрсә пешерәбез? Мин сезнең фикерегезне тыңладым.

– Бик кызык әйттегез. Ә мин әле тулыландырып әйтәм. Элек әби-бабайларыбыз шушындый мичләрдә утын якканнар. Мич өйне җылыткан, мичтә тәмле ризыклар пешергәннәр. Хәзерге заманда да мондый мичләрне авыл җирендә кулланучылар бар. Тәмле ризыкларны газ мичләрендә дә пешерәбез. Татар милли ризыкларын элек тә пешергәннәр, хәзер дә пешерәләр.

– Мич янында безгә нишләргә кирәк икән? Убырлы нинди бирем үтәргә куша безгә? (Каурыйдагы язуны укый: «Менә бу мичтә бәлеш пешереп карагыз әле».)

– Өстәлләр янына килик, башлыклар киябез, алъяпкычлар бәйлибез, кулларны сөртәбез. Балалар, безгә бәлеш пешерер өчен нәрсәләр кирәк? Иң беренче безгә камыр кирәк була. Ул инде әзер. Ике камыр җәеме кирәк булыр. Берсе бәлеш төбенә, берсе өстенә. Без камырны нәрсә белән җәярбез икән? Өстәлдә андый җайланма бармы? (Балалар уклауны алып күрсәтә.)

– Дөрес. Бу нәрсә соң?

– Әйе, уклау. Дәлия, Кәрим, сез такталарда камыр җәегез. Ә без калган балалар белән бәлешкә эчлек әзерләрбез. Итле бәлеш эченә нәрсәләр салырбыз икән?

– Дөрес, бәрәңге, ит, суган. Әйдәгез, шуларны турыйк. Турар өчен кирәкле әйберләрне алыгыз. (Балалар такталар, уенчык пычаклар, пластилиннан ясалган бәрәңге, суган, ит кисәкләрен ала.) Кем нәрсә турый, алыгыз, эшкә керешәбез.

(Балалар сайлаган ризыкларны турый.)

Мин суган турыйм. Ә син, Алсу, нәрсә турыйсың? Ә син, Азат? («Мин бәрәңге турыйм» һ.б.).

(Эш барышында тәрбияче балаларга төрле сораулар бирә.)

Без нинди бәлеш ясыйбыз?

– Әйе, итле бәлеш. Безнең баллы бәлеш тә бар әле. Аңа нәрсәләр салалар?

– Әйе, җимеш, дөге. Сез тагын нинди татар милли ризыкларын беләсез? Сез әниегезгә, әбиегезгә камыр ризыклары пешерергә булышасызмы? Кем шул турыда сөйли?

(Туралган «ризык» кисәкләрен бер табакка салалар. Тоз-борыч сибеп, кашык белән болгаталар.)

Табага камырны җәйгәнче, башта нишләргә кирәк? Менә монда өстәлдә мондый җайланма бар, кем белә, бу нәрсә? (Май канатын күрсәтә.)

– Әйе, бу – май канаты. Ул нәрсәләрдән ясалган?

– Әйе, каз каурыйларыннан үреп ясалган. Аның белән нишлиләр?

– Табаны майлыйбыз. Ни өчен?

– Әйе, камыр табага ябышмасын өчен. Менә табаны май канаты белән майладык. Хәзер эчлеген салабыз. Аннары өстен җәйгән камыр кисәге белән каплап куябыз. (Бергәләп камырны ябыштырып куялар.) Ә хәзер бәлешне мичкә пешергә куйыйк. Мичебез кызу. Табаны мичкә менә мондый җайланма ярдәмендә куярбыз. Кем белә: бу нәрсә? (Табагачны күрсәтә.)

– Әйе, бик дөрес, бу – табагач. Хәзер без, табагач белән тотып, табаны мичкә куябыз. (Табагач белән тоткан табаны мичкә куя.)

Бәлеш, бәлеш, пеш әле,

Өстәлләргә төш әле,

Тел йотарлык, тәмле булып,

Мичтә, бәлеш, пеш әле.

– Итле бәлешебез пешә торсын, ә без юлыбызны дәвам итик.

4. Убырлы өенә килү. Бизәкләрне табу. Алъяпкычны бизәү.

– Безгә кайсы якка барырга икән? Яңадан каз каурыен күрмисезме?

(Юлда тагын бер каурый күреп алалар. Алда – Убырлы өе.)

Балалар, карагыз әле. Без нәрсә янына килеп җиттек? Әйе, бу – Убырлы өе.

(Кинәт экран кабына. Убырлы сөйли.)

Ай-яй, бигрәк зирәк балалар булып чыктыгыз әле. Үти алмассыз минем биремнәремне дип уйлаган идем. Алай булгач, бизәкләрне кире кайтарам. Булдырдыгыз!

(Өй янында ачык сандык тора, аның эчендә – бизәкләр.)

– Менә бит минем бизәкләрем. Таптык без аларны. Рәхмәт сезгә, балалар. Ә сез миңа алъяпкычымны бизәргә булышырсызмы? (Һәрбер бала сандыктан фетрдан ясалган бер бизәк ала һәм Гөлбикәнең алъяпкычына ябыштыргычлар ярдәмендә беркетә.)

Рәхмәт, балалар, алъяпкычым матур булдымы? Мин сезгә ошыйммы? 

III. Йомгаклау

– Балалар, бердәмлектә – көч. Үз халкының илен, телен, мәдәниятен белгән максатына ирешкән... Сез кемгә ярдәм иттегез? Без нинди матур эшләр эшләдек? Ә сез кемгә сөйләр идегез бу турыда? Ә мин сезгә бүгенге сәяхәтебез турында иптәшләрегезгә сөйләп күрсәтергә тәкъдим итәм.

– Балалар, мин ниндидер тәмле ис сизәм. Карагыз әле, менә шушы мич яныннан килә бугай. (Мич янына баралар.) Безнең бәлешебез пешеп тә җиткән түгелме соң? Кая әле, карыйм әле. (Табагач белән мичтән чын бәлешне чыгара, өстәл өстенә куя.) Бигрәк уңган-булган бәлеш ясаганбыз. Әйдәгез әле, шушы бәлеш белән иптәшләребезне сыйлыйк, нишләгәнегезне сөйлик! (Бәлешне бияләй белән тотып ала, бергәләп чыгып китәләр.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ