Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта – татар язучылары десанты

Безнең Мамадыш төбәге талантлы язучыларга бик бай. Алар арасында инде шактый иҗат байлыгына ия шәхесләр дә, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылар да бар.

Республика, район газета-журналлары, басылып чыккан китаплары аша без аларның иҗатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без, әдәбият сөючеләр, 14 февраль көнне, чын мәгънәсендә, сихри очрашуга җыелдык. Сәбәбе дә бик үзенчәлекле: район Мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы администрациясе тарафыннан булдырылган Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатларына бүләк тапшыру тантанасы булып узды. Искәртеп үтәм: Шәйхи Маннур исемен йөрткән әлеге премия якташ әдибебез вафатыннан соң васыяте нигезендә 1982 елдан башлап балалар өчен иң яхшы әсәрләр иҗат иткән язучыларга һәм каләм тибрәтүчеләргә бирелеп киленә. 

Быелгы премиягә Мамадыштагы 5 нче “Бәләкәч” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе, “Балачак ТВ” җыентыгы мөхәррире, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесе иясе  Гөлия Раиф кызы Сөнгатуллина, “Мамадыш минем йөрәктә” иҗади конкурсы лауреаты, “Күңел түреннән” I Россиякүләм иҗади конкурсы һәм “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” әдәби әсәрләр конкурсы лауреаты буларак Алия Раиф кызы Мөбарәкшина, “Бөртекләп җыелган гомер” китабы өчен Дания Нурулла кызы Нәгыймгә һәм матур әдәбиятны пропагандалауда һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Мамадыш үзәк балалар китапханәсе коллективы лаек булды. Бер төркем татар язучыларының Мамадыш төбәгенең бездәй әдәбият сөючеләре белән очрашуга килү максаты да Шәйхи Маннур премиясенең быелгы лауреатларын зурлау-хөрмәтләү иде.  

Бездә кунакта гаҗәеп талантлы шагыйрь-язучыларыбыз Илсөяр Иксанова, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Әлфәт Закирҗанов, Рафаил Газизов, Вәрис Гали,  Нәҗип Нәккаш, Амур Фәлах, Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Равил Мостафин, Валерий Манкушев булды. Без, китап сөючеләр, фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче татар әдипләре белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде алар белән күзгә-күз очрашып аралаша алуыбыз аеруча кадерле. 

Бу кичәдә Шәйхи аганың әдәби мирасын халыкка җиткерүдә аеруча зур өлеш керткән якташыбыз Шаһинур ага Мостафинны да барысы да искә алып китте. Бар кешегә рәхмәтле кеше иде шул Шаһинур абый. Бу очрашуда аның бертуган сеңлесе – “Мәдәни җомга” газетасы лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, прозаик Илсөяр Тимербаева да катнашты. Шулай ук Шаһинур абыйның якын дуслары, туганнары да биредә иде.

Кичә матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Татар әдипләре белән әле киләчәктә дә кабат очрашырга, аларның тәрбияви иҗат җимешләрен укып ләззәтләнергә язсын иде.  


Материал, фото: Гөлназ ХӘСӘНОВА, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ