Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф өлкәсендә татар хатын-кызлары (ХХ йөз башы)

XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр башы – татар җәмгыяте зур үзгәрешләр кичергән, мәгърифәтчелек агымы нигезендә дөньяга яңача караш формалашкан, тормышны яңача аңлау барлыкка килә башлаган чор. Яңарыш дулк...

XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр башы – татар җәмгыяте зур үзгәрешләр кичергән, мәгърифәтчелек агымы нигезендә дөньяга яңача караш формалашкан, тормышны яңача аңлау барлыкка килә башлаган чор. Яңарыш дулкыны күтәрелә башлау белән, татар дөньясында моңа кадәр уйларга да мөмкин булмаган күп кенә мәсьәләләр көн үзәгенә чыга, шул исәптән хатын-кыз мәсьәләсе. Татар халкын алга җибәрүне үз бурычлары итеп куйган яңа агым тарафдарлары, ягъни җәдитчеләр, «яңа кеше» тәрбияләүне хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге хәлен үзгәртү белән бәйләп караганнар.
Хатын-кыз мәсьәләсен чишү юлында иң мөһим юнәлеш – ул, әлбәттә, хатын-кыз мәгарифе: татар хатын-кызларына тиешле тәрбия һәм белем бирү, кызлар өчен дөньяви мәктәпләр ачу, мөгаллимәләр җитештерү, тиешле кулланма әдәбият булдыру һ.б., җыеп әйткәндә, баланы замана таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә тәрбияли алырлык ирекле шәхесләр әзерләү бурычы. Гомумән, ике гасыр чигендә «милләт аналары» тәрбияләү мәсьәләсе иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе буларак каралган, чөнки милләтнең киләчәге, иң беренче чиратта, аналар тәрбиясенә бәйле булган. Риза Фәхреддин сүзләре белән әйткәндә, «Хатыннары тәрбияле булган милләт – тәрбияле; хатыннары тәрбиясез милләт – тәрбиясез; хатыннары тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау вә исраф итүчән милләт фәкыйрь буладыр».

Татар җәмгыятендә көннән-көн киңрәк тарала барган җәдитчелек хәрәкәте йогынтысы акрынлап хатын-кызлар даирәсенә дә үтеп кергән. Алар әти-абыйларыннан, ирләреннән күпмедер дәрәҗәдә белем алып, үзлекләреннән белемнәрен арттырып, үз белгәннәрен төрле юллар белән һәмширәләре арасында таратырга омтылганнар. Кыз балалар өчен тәүге җәдит мәктәпләре ачучылар да нәкъ менә алдынгы карашлы муллалар, абыстайлар яки аларның балалары булган.
Кызлар өчен беренче җәдит мәктәпләре инде XIX гасыр азагында ук барлыкка килә башлый. Әлбәттә, аларны әле чын мәгънәсендә дөньяви мәктәпләр дип тә әйтеп булмый. Аларда укыту барышы да, нигездә, башка мәктәпләрдән артык аерылмаган, уку-укыту әсбаплары да, җитәкчеләре дә шул ук калган. Әмма аваз ысулы белән укытырга керешү, кызларны язарга өйрәтү, ирләр мәктәпләрендә укытыла торган дәресләрне кызлар мәктәпләренә дә кертергә омтылу заманы өчен бик зур яңалык булып торган.
Казанда беренче җәдит кызлар мәктәбенә 1890 елда мулла һәм мөдәррис Галимҗан Барудиның хатыны Маһруй абыстай Барудия нигез салган. Ул, дини эчтәлекле мәктәп булып калса да, укытуда аваз ысулы куллануы белән башкалардан аерылып торган. Кадими мәктәпләрдә укучылар укырга өйрәнү өчен берничә ел сарыф итсәләр, яңа ысул белән исә алар берничә ай эчендә укырга өйрәнгәннәр.
Беренче җәдит мәктәпләре рәтенә Оренбург шәһәрендә күренекле Гани бай Хөсәенов акчасына 1901/1902 уку елында ачылган кызлар мәктәбен дә кертергә кирәк. Бу мәктәп белән Фатыйма ханым Адамова (Әдһәмова) җитәкчелек иткән.
Кыз балалар өчен җәдит мәктәпләре беренче рус революциясеннән соң аеруча күпләп ачыла башлый. Алар Казандагы Ләбибә Хөсәения, Маһруй Мозаффария, Сәгадәт Әмирхания, Оренбургтагы Багбостан Мөэминова, Зәйнәб Камалетдинова, Чистайдагы Ф.Гайнетдинова мәктәпләре һ.б. Авылларда урнашкан җәдит мәктәпләре исемлегенә Вятка губернасындагы Иж-Бубый (1857 елда ук Бадрелбәнат Иманкулова нигез салган), Минзәлә өязендә Сарман, Казан губернасы Чуел өязендә Акъегет (З.Шәфигуллин мәктәбе), Тәтеш өязендәге Кече Тархан, Сембер губернасында Колмаер (укытучысы Хәдичә Сөнгатьзадә-Шаммасова) мәктәпләрен кертергә мөмкин. Әлеге уку йортларының программаларына, гомуми белем бирү фәннәре белән беррәттән, тормыш өчен кирәк булган кул эшләре һәм йорт эшләре буенча дәресләр өстәлгән, уку елы ахырында имтиханнар ясалган, төрле класстан тыш чаралар: бәйрәмнәр, әдәби кичәләр һ.б. үткәрелә башлаган.
Бу елларда татар хатын-кызлары үзләре язган әдәби әсәрләре, фәнни хезмәтләре белән дә таныла башлыйлар. Шундыйлардан Галимәтелбәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова, Маһруй Мозаффария һ.б. бик күпләрне атап үтәргә була. Аларның хезмәтләрендә хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар тәрбиясе, кыз балаларны укыту зарурлыгы, хатын-кызларның бурыч һәм вазифалары һ.б. күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән.

Әлеге туташ вә ханымнар арасыннан апалы-сеңелле Галимәтелбәнат Биктимерия (1876–1906) һәм Фәхрелбәнат Сөләймания (1854–1959) шәхесләренә аеруча киңрәк тукталып үтәсе килә.
Галимәтелбәнат Лотфулла кызы Биктимерия 1876 елның ноябрендә Казан губернасы Чар өязе (Татарстанның хәзерге Әтнә районы) Кышлау авылында Лотфулла хәзрәт Сөләймани гаиләсендә дөньяга килгән. Үзенең хөр фикере белән танылган Лотфулла хәзрәт үз кызларына да замана таләпләренә туры килгән, төпле белем бирергә омтылган. Галимәтелбәнат башлангыч белемне әтисеннән алып, гарәп, фарсы телләрен, хисап, география, шәригать фәннәрен үзлегеннән өйрәнеп, 16 яшенә үзе дә мөгаллимә булып җитешә. Башта әтисенә кызлар укытуда ярдәм иткән, ә инде 1895 елда Рязань губернасының Касыйм өязе (хәзер Рязань өлкәсенең Касыйм районы) Яубаш авылы имамы Мөхәммәдгариф Биктимергә кияүгә чыгып киткәч, үзе дә кызлар өчен җәдит мәктәбе ачып җибәргән.
Галимәтелбәнат Биктимерия татар дөньясында бигрәк тә үзенең хезмәтләре белән билгеле. Аның 1892–1903 еллар аралыгында «Тәргыйбел-бәнат фи тәгълимел-әдәбият» («Хатын-кызларны әдәбият өйрәнүгә кызыксындыру»), «Хөснел-васыять» («Күркәм васыять»), «Мәгашәрәт адабе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле хезмәтләре дөнья күрә. Аларда кыз балаларны укыту һәм белемле итү, аларның гаиләдәге хокукларын һәм вазифаларын аңлату һәм яклау, җәмгыятьтә тоткан урыннарын билгеләү һ.б. әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылган.
Лотфулла хәзрәтнең тырышлыгы бушка китмәгән. Аның барлык кызлары да үзләрен мәгариф өлкәсендә танытырга өлгергәннәр. Гайшә – Уфада ахун Җиһангир Абызгилдин җәмәгате, кызлар мәктәбендә укыткан, «Уфа мөселман ханымнар җәмгыяте» әгъзасы булып торган; Гафифә Алма-Ата шәһәрендә кыз балалар укыту белән шөгыльләнгән; Фатыйма Касыйм шәһәрендә имам Фатыйх Дәүликамовның җәмәгате булган.
Фәхрелбәнат Сибгатулла кызы Сөләймания – Лотфулла хәзрәтнең бертуган сеңлесе. Ул 1854 елның 1 ноябрендә Казан губернасы Чар өязе (Татарстанның хәзерге Арча районы) 

Түбән Оры авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Заманының күпчелек мулла балалары кебек үк, Фәхрелбәнат та башлангыч белемне әтисеннән алган. Үзлегеннән гарәп теле өйрәнгән һәм тиздән мәдрәсә күләмендәге белем дәрәҗәсенә ия «галимә һәм фазыйлә кыз» булып җитешкән.


Үсеп буйга җиткәч, кыз Гаделкадыйр улы Мөхәммәтхәлилгә кияүгә чыга һәм күп еллар балалар укыту белән шөгыльләнгән. Укыту барышында аны мәктәпләрдә укыту ысулларының һәм уку китапларының төрлелеге, дәреслекләр җитмәү мәсьәләләре борчыган һәм «мәктәпләребезне тәртипкә куяр өчен, әлбәттә, бер ысул берлә тәртип кылынган күп китапларга ихтыяҗыбыз бар» дип белдергән.
Аның кызлар мәктәпләре өчен уку китаплары буларак язылган «Гаилә тәрбиясе», «Мөгаллимәтел бәнат», «Кызлар тәрбиясе» исемле хезмәтләре Казан, Уфа һәм Оренбург нәшриятларында берничә мәртәбә басылганнар. Сөләймания ханым әлеге хезмәтләрендә кызларны укыту һәм тәрбия, уку-укыту әсбаплары, мөгаллим һәм мөгаллимәләр, татар хатын-кызларының гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәле, аларның иҗтимагый роле турындагы мәсьәләләрне яктырткан. Әлеге китапларның кайберләре, мәсәлән «Мөгаллимәтел бәнат», кызлар мәктәпләрендә уку әсбабы буларак та кулланылганнар. Бу китапта кыз балаларны тырыш, уңган, яхшы холыклы, әдәпле булырга өндәгән хикәяләр туплап бирелгән.
Фәхрелбәнат Сөләймания – татар вакытлы матбугаты дөньяга килү белән газета-журналларга беренчеләрдән булып яза башлаган хатын-кыз авторларның да берсе. Инде 1905–1906 елларда ук «Казан мөхбире» һәм «Вакыт» газеталарында аның мәкаләләре дөнья күрә башлаган, ә татар хатын-кызлары өчен татар телендә беренче махсус басма –  «Сөембикә» журналы чыга башлау белән аның сәркатибе булган.
Йомгак ясап әйткәндә, татар мәгарифе тарихында якты эз калдырган күренекле татар хатын-кызларыбыз бихисап. Алар, төрле каршылыкларга карамастан, үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре белән милли мәгариф үсешенә зур йогынты ясаганнар. Бүгенге көндә без әлеге асыл затларыбыздан үрнәк алып, алар белән горурланып яшәргә,  бай мирасларын өйрәнеп, киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлыбыз.
Әдәбият:

  • Биктимирова Т.А. Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында. – Казан: Печатный двор, 2002. – 140 б.

  • Г.Биктимерия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре /төзүче-авторлар Морта-
    зина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. – Казан:
    ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2021. – 232 б.

  • Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык /төзүче-
    автор А.Х.Мәхмүтова. – Казан: Җыен,
    2012. – 560 б.

  • ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) /
    төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем.Тарих институты, 2020. – 380 б.


Алсу ЗИННӘТУЛЛИНА, фәнни хезмәткәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ