Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия һәм Татарстан тарихында Пугачёв восстаниесе

8 нче сыйныфта тарих дәресеДәрес тибы: яңа материал өйрәнү.Максат: укучыларны 1773–1775 еллардагы крестьяннар сугышының сәбәпләре, максатлары, хәрәкәтләндерүче көчләре, төп этаплары һәм вакыйгалары, н...

8 нче сыйныфта тарих дәресе
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Максат: укучыларны 1773–1775 еллардагы крестьяннар сугышының сәбәпләре, максатлары, хәрәкәтләндерүче көчләре, төп этаплары һәм вакыйгалары, нәтиҗәләре белән таныштыру, Емельян Пугачёв шәхесенә характеристика бирү.
Бурычлар:
Белем бирүдә:
– тема буенча тарихи белемнәр үзләштерү, шулай ук Е.Пугачёв күтәрелешенең үзенчәлекләрен өйрәнү;
– указ текстлары белән танышу аша темага кагылышлы төп төшенчәләрне өйрәнү, хәтергә алу;
– күтәрелешнең безнең төбәктәге чагылышы, анда татарларның катнашуы белән танышу.
Үстерелешле:
– укучыларның телдән җавап бирү аша тарихи белемнәрне куллана алу сәләтләрен, җавапларын табарга кирәк булган сораулар төзү аша аларның танып белү активлыгын үстерү;
– Е.Пугачёв җитәкчелегендәге күтәрелеш турындагы төрле чыганаклардагы мәгълүматны табу, анализлау, чагыштыру, бәяләү күнекмәләрен үстерү;
– укучыларның фикерләү эшчәнлеген үстерү: синквейн төзү эше аша чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;
– таблицаны тутыру буенча фикер алышу аша укытучы һәм башка укучылар белән күмәк эшчәнлек һәм хезмәттәшлеккә ирешү сәләтләрен үстерү.
Тәрбияви:
– XVIII гасырдагы халыкның төрле социаль катлауларының җәмгыятьтәге урыннары белән танышу аша укучы шәхесенең гражданлык үзбилгеләнү нигезләрен формалаштыру;
– телдән ясалган чыгышлар аша аралашу культурасы тәрбияләү;
– парлап эшләү аша укучыларда үзара ярдәмләшү, иптәшлек хисләре тәрбияләү;
– эш дәфтәрләрендә эшләү аша укучыларда мөстәкыйльлек хисләре тәрбияләү.
Методлар: телдән (әңгәмә, хикәяләү), күргәзмә, гамәли методлар (гамәли мисаллар эшләү), проблемалы-эзләнүле (чыганаклардан мәгълүматлар эзләү), белем алуга омтылышны стимуллаштыру методы, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге методы.
Оештыру формалары: фронталь эш, парлап эшләү, индивидуаль эш.
Төп төшенчәләр: «Кызыктыру грамоталары» – күтәрелешкә, бунтка чакыру өндәмәләре.
Төп даталар: 1773–1775 еллар – Е.Пугачёв җитәкчелегендәге күтәрелеш. 1774 елның 4 июле – Е.Пугачёвның Вятканы кичеп, Мамадышка килүе. 1775 елның 10 гыйнвары – Е.Пугачёвны җәзалау.
Җиһазлау: проектор, монитор, эш дәфтәре, дәреслекләр (Арсентьев Н.М., Данилов А.А., Курукин И.В. Россия тарихы. 8 сыйныф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018.; Пискарёв В.И. История Татарстана и татарского народа. 18 век. – Казань: ТКИ, 2018), атлас, карточкалар.
XVIII гасырда Россиядә драматик төсмер алган һәм тетрәндергеч вакыйгаларның берсе – Е.Пугачёв җитәкчелегендәге восстание. Анда Россиянең төрле катлам кешеләре, Идел-Урал халкы, шул исәптән татарлар да катнашкан. Алай гына да түгел, әлеге күтәрелеш безнең Мамадыш өязен дә чолгап ала, авылыбыз крестьяннары да анда актив катнаша. 1774 елның җәендә Пугачёв, Каманы үтеп чыгып, Алабуга, Минзәлә, Зәйне ала, 4 июльдә Вятканы кичеп, Мамадышны ала.
6 июльдә Казанга юл тота. 11 июльдә Казанга килеп җитә һәм Арча кырыннан ерак түгел генә лагерен урнаштыра. Шәһәр халкы арасында ыгы-зыгы башлана. Шәһәр хакимияте Казанны ныгытуга зур көч куя. Шәһәрне һәм аның оборонасын ныгыту планына Екатерина II үзе күрсәтмә бирә.
Тирән эчтәлекле тарихи язмалары белән журналыбыз битләрендә актив катнашып килгән Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин – чын мәгънәсендә «коеп куйган мәгърифәтче-мөгаллим». Аның Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты дип танылуы да – моңа ачык дәлил. Алабуга дәүләт педагогия институтының гомуми техник фәннәр факультетын тәмамлагангамы, җитмеш җиде төрле һөнәр иясе дә әле ул. Студент вакытыннан башлап, ничә еллар җәйге чорда комбайн штурвалын иярләде. Хезмәт укытучысы булып дистә еллап эшләгәннән соң, 1993 елдан яшь буынга тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта башлый. Тарихи Кирмән шәһәрлеге төбәгендә яшә дә, тарих белән ничек кызыксынмасын да укучылары күңелендә туган ягыңның бай тарихы белән кызыксыну уятмасын, ди. Үз табыш-эзләнүләрен кәгазьгә төшереп, үтемле язмалары аша татар матбугаты басмалары, шул исәптән «Мәгариф» журналы укучылары белән дә уртаклашырга да вакыт таба Ринат Миңлегаян улы.
Журналыбыз битләрендә урын алган язмаларының исемнәре үк укучы күңелен җәлеп итәрлек. Менә аларның кайберләре: «Туган ягыбыз тарихын өйрәнәбез», «Без коррупциягә каршы», «Аттестация куркыныч түгел», «Ни өчен яшь укытучылар мәктәптән китә?», «Җәмгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары», «Академик Курчатов Казанда», «Батырлыгың тиңсез синең, Ленинград», «Икътисадның төп мәсьәләләре», «ТАССРда индустрияләштерү», «Татарстан – уртак йортыбыз», «1100 еллык тарих эзеннән»... Ринат әфәнденең каләме үткер һәм йөгерек телле, дәлилле. Юкка гына ул Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләрендә әгъза булып тормый шул. Шуңамы журналыбыз оештырган иҗади конкурсларда аның язмалары жюри тарафыннан югары бәяләнә. Әйтик, ул «Тарих дәресе: ТАССРга – 100 ел» конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылды.

Быел инде мөхтәрәм авторыбыз Ринат әфәнде Хәйруллин 38 нче уку елын туган мәктәбендә каршылады. Әле шуның өстенә 24 сентябрьдә гомер бәйрәмен дә билгеләп үтә. Редакция коллективы һәм «Мәгариф» журналы укучылары исеменнән аны 60 яшьлек олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз, аның киләчәктә дә егетләрчә янып яшәвен, иҗат дәртенең сүрелмәвен телибез.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,
Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ