Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан педагоглары Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумында катнаша
2–3 июль көннәрендә Түбән Новгородта Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумының төбәк этабы уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Идел буе университеты ТР авыл мәктәпләре өчен беренче белгечләр әзерләде
Татарстан студентлары интеграцияләнгән программа буенча Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында югары белем ала алачак. Быел 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта мәгариф оешмасы ректоры Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк
Татарстанда 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый. Ул 16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
-
Илсур Һадиуллин татар теленнән БДИ тапшырган укучылар белән очрашты
1 июль көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары белән очрашу үтте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде
Быелдан югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар турында Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанлыларны бушлай документаль фильм сеансына чакыралар
2 июльдә Камал театрының яңа бинасы каршындагы амфитеатрда Арктика волонтерлары эшен чагылдырган документаль фильм-повесть күрсәтеләчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яшүсмерләр блогинг серләренә төшенәчәк
«Елмай» балалар паркында 7 июльдән 28 июльгә кадәр «Блогинг лабораториясе» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен бушлай дәресләр сериясе узачак. Катнашучылар цифрлы контент булдырырга өйрәнәчәк.
-
“Шәҗәрә бәйрәме” – буыннар чылбырын ныгыта
Казанда 5 июльдә V тапкыр “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале оештырылачак. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара башкалабызның Кремль Яр буендагы “Елмай” паркында үтәчәк.
-
Казан укучысы киберкуркынычсызлык буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
Сингапурда югары сыйныф укучылары арасында узган киберкуркынычсызлык буенча беренче Халыкара олимпиадада (ICO) алтын медальләр саны буенча Россия командасы команда зачетында икенче урынны алды.
-
«Елмай» паркында гаилә бәйрәме узачак
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары 1–8 июль көннәрендә «Гаилә атналыгы» шигаре астында узачак. Татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен урам концертлары, викторина, мастер-класслар, күргәзмәләр шәһәр һәм район парклары, китапханә, музей, мәдәният йортларында үтәчәк. Гражданлык актларын теркәү бүлекләренең һәммәсендә язылышу, үрнәк парларны котлау тантаналары оештырылачак дип белдерде журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. Аның сүзләренчә, «Гаилә атналыгы» проекты республиканың бөтен гаилә категориясен колачлаячак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россиядә мәктәп формасының дәүләт стандартын расладылар
Россиядә мәктәп формасы өчен дәүләт стандарты (ГОСТ) расланды. Ул 2025 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк. Документ Росстандарт сайтында бастырылган.
-
Татарстаннан 277 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйган
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда Татарстанда математиканың профиль дәрәҗәсеннән БДИ тапшыручылар саны 1317 укучыга, физикадан – 400 укучыга, химиядән – 218 укучыга, биологиядән 111 укучыга арткан.
-
«Ут эчендә татар кызлары»
Узган атнада, 26 июнь көнне, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районының үзәкләштерелгән китапханәсе бинасында «Ут эчендә татар кызлары» дип исемләнгән чара үтте. Ул «Без тарихта эзлебез» иҗади-эзләнү конференциясенең бер юнәлеше буларак тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, оешманың Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе, Саба районнары вәкилләре, башкала кунаклары катнашты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Рәисен сайлаулар турында мәгълүмат үзәге ачылачак
28 июньдә Казанның Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» дип аталган яңа иҗтимагый киңлек — Татарстан Рәисен сайлауга багышланган җәйге мәгълүмат үзәге эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Милли традицияләргә, туган телгә тугрылык саклап
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» шигаре астында милли белем бирүче мәктәпләр җитәкчеләре, анда эшләүче педагоглар, милли мәгариф методистлары, галимнәр катнашында республика август киңәшмәс кысасында секция утырышы узды. Быел бу чара татарлар күп яши торган борынгы Саба җирендә узды.




