Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәдертдин Шәйхетдинов: «Тарих ул – бөек шагыйрә»

Мәдәнияттә һәм җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын табып, җәмгыять белән үзара мөнәсәбәттә, катлаулы интеллектуаль бурычларны уңышлы чишә алучы, эчке яктан ирекле, иҗади, җаваплы шәхес тәрбияләү бүгенге мәгарифебезнең төп максаты булып тора. Әнә шушы максатны тормышка ашыру бурычы укытучыга йөкләнгән. Укучыларының тәрбияле, белемле булып үсүләре турында уйланмаган укытучы, мөгаен, юктыр.

Тарих фәне гуманитар фән буларак дөньяга гомумгуманистик күзлектән карарга мөмкинлекләр ача һәм шуны тәрбияли дә. Тарих фәнен өйрәнү барышында укучыларда кызысыну һәм гаҗәпләнү, ризасызлык һәм теләктәшлек, шатлык һәм көенеч, ниһаять, ихтирам һәм соклану кебек сыйфатларны уята алу зарур. Бу урында миңа ДМК (документаль-методик комплекс) рәтенә кергән тарихи шигърият ярдәмгә килә. “Тарихчы үз лабораториясеннән кирәкле продукт чыгаручы гади тикшеренүче генә түгел. Тарихчы ул – язучы да. Шулай булмаганда аңа бу хезмәткә алынырга кирәкмәс тә иде”, – дип яза рус тарихчысы һәм язучысы М.Н.Тихомиров. Бөтендөнья, Рәсәй, Татарстан, тарихлары вакыйгаларын шигъри калыпка салып, “Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы” дигән уку-укыту әсбабын әзерләп, нәшриятта бастырып укучыларыма тәкъдим иткән укытучы буларак, мин моңа инану дәрәҗәсендә. Тарих галимнәре Ф.Хуҗин, Ф.Ислаев бу әсбапка тарихи һәм педагогик яктан, ә инде күренекле шагыйрьләр Р.Зәйдулла һәм Ш.Мостафин шигъри яктан уңай бәя куйдылар. Мәгариф министры һәм министрлыгы бу әсбап белән таныш һәм ул үзенең “икенче сулышын” көтә.

Шушы юнәлештә эшли башлавымның чишмә башында мин А.К.Толстойның “Гостомыслдан Тимашевка чаклы Рәсәй дәүләте тарихы” исемле күләмле тарихи әсәрен тәрҗемә итеп “Идел” журналында бастырып чыгардым. Шактый саллы бу хезмәт тарих укытучылары арасында олы яңгыраш тапты. ”Ел укытучысы – 2005” бәйгесендә катнашып, шушы хезмәткә нигезләнеп, Казан шәһәренең 85 нче мәктәбендә VI сыйныф укучылары белән Рәсәй тарихыннан үткәрелгән гомумиләштерү дәресе, миңа, “Талант һәм осталык” номинациясендә җиңү китерде.

Эмоциональ кичерешләр тарихи шигърият аша туа. Шигъри юллар гомумтарихи вакыйгаларның образлы һәм күләмле эчтәлекләрен, сәнгать һәм архитектура әсәрләрен, күренекле шәхесләрнең канатлы гыйбарәләрен,тарихи вакыйгаларга биргән бәяләрен яктырталар. Бу модельнең образлылыгы, әсәрлелеге, аңлашучанлылыгы үткән вакыйгаларны һәм шәхесләрне дөрес итеп кабул итү мөмкинлекләрен ачалар, Ватаныбызга карата патриотизм хисләре, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр. Шигъри дәресләрне төзегәндә өйрәнелә торган вакыйгаларның эчтәлеген ачып бирерлек “фрагментлар”да өзекләр кыска һәм колакка ятышлы, тарихи чынбарлыкны яктыртучы образлар аша бирелергә тиешләр. Әдәби-тарихи әсәрләрдә фәнни чынбарлык шигърият аша бирелә икән – бу аның көче.

Шигъри жанр укучыга сәнгати сүзнең матурлыгын тоярга ярдәм итә, аларның шигърият турындагы карашларын киңәйтә, ә инде лирик-тарихи характердагы шигырьләр предметара бәйләнешләрдә уңышлы файдаланыла. Гуманитар фәннәр төркеменә караган тарих һәм җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты берсен-берсе баетып кына калмыйча бер яктан шигърилелекне, ә икенче яктан тарихилылыкны тәэмин итәләр.

Яңа технологияләр турында сүз алып барганда, материалның сюжет-тематик киселешләре турында гына түгел, ә инде төрле предметларның үзара синхронлашуы турында да әйтеп була. Мондый алымнар укучының танып белү активлыгын үстерә, тарихны масштаблырак сиземләүгә киңрәк мөмкинлекләр ача.

Тарихи юнәлешле шигъри әсәрләрне методик яктан җитди һәм максатчан кулланганда укучыларның тарихны күзаллаулары киңәя, сөйләмнәре байый, гомуми эрудицияләре саллылана, укучы иҗади фикерләү мохитенә чыга. Тарих һәм шигърият. Бу төшенчәләр яшь буынны тәрбияләүдә, аларның кыйблаларын билгеләүдә зур тәэсир итү көченә ия. Тарих язмышлардан өстен булуны ярата. Ә моңа укучыларыңны яратканда, үз фәнеңә гашыйк булганда гына ирешергә мөмкин.

Бәдертдин Гыйльметдин улы ШӘЙХЕТДИНОВ, Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 

Фото: "Татар-информ"

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәдертдин Гыйльметдин улы , үз фәнен җиңел юл белән шигърият аша, укучыларга җиткерә. Дәресендә утырганда тарихы чорда экскурсиядә булып кайткандай буласың. Балалар гына укытып калмый ул, ә Туган як тарихы турында китаплар бастырды. Тарихта үз эзен калдырган Бәдертдин абыйга алда да зур уңышлар телим! Автор: Валиуллина Ләйлә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мидхәт Газыймов. 16.06.2014 Бәдретдин Гыйльметдин улы гади укытучы гына түгел, ул язучы һәм галим дә, бер үк вакытта шагыйрь дә. Мондый шәхесләр һәр мәктәптә һәм һәр районда аунап ятмый. Аның кебек кешеләр алтын бәясенә тора һәм торачак, чөнки туган авылы тарихы буенча китаплары буыннан - буынга ирешәчәк. Үзем дә тарихчы һәм дистәгә якын авылым тарихы буенча китаплар авторы буларак, аның хезмәтләрен югары бәялим һәм киң җәмәгатьчелек аңа тиешле бәя бирер дип, тирән ышанып калам. Саулык-сәламәтлек, уңышлар телим, коллегам, дустым һәм киңәшчем. Автор: Газымов Мидхат Гарифович

      • аватар Без имени

        0

        0

        Б.Г. - киң диапазонлы, затлы укытучы. "Тигәнәле туган җирем", "Олы юлда- Олы Тигәнәле" тарихи китаплары авторы. Ә инде "Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы" әсбабының төп өлеше төрки-татар дөньясын шигърияттә ачып бирүгә һәм аны тарих дәресләрендә, сыйныфтан тыш эшләрдә куллануга юнәлдерелгән. Укытучы үзенең эссесендә мантыйкка туры килерлек итеп шуларны ассызыклый. Автор: Ирек

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шигырьләргә салып бар моңнарын, Белем бирә акыл иясе... Шигырьләргә салган фикерләрне Һәркемнең дә килә беләсе... Сез дә дуслар фикер алышыгыз, Салып аны шигырь юлына. Шигырь моңы, бәлкем, юл күрсәтер Кечеләргә һәм дә олыга. Тарих- бөек шагыйрә ди әнә Балаларга, гыйлем илендә Кырык ел стажлы укытучы Тарихи моң аша җан өрә. Авыл укытучысы Бәдертдин абый Сезгә дан һәм бөек дәрәҗә, Берничә китап авторы үзе, Һәр буынга шатлык өләшә. Ә бүген без аны бу бәйгедә Җиңүенә тавыш бирәбез. Зур җиңүләр, эштә нәтиҗәләр Булачагын алдан беләбез. Автор: Алсу

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бәдретдин абый чын мәгънәсендә иҗат әһеле. Бүгенге көндә гаять авыр хәлдә калган авылларны яшәтү өчен нәкъ аның кебек шәхесләр кирәк. Автор: Рафик Насыйров

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ