ЯҢАЛЫКЛАР
-
2028 елга музыка һәм рәсем сәнгате буенча бердәм дәүләт дәреслекләрен әзерләү планлаштырыла
27 апрельдә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары (дөнья сәнгате мәдәнияте) олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасында чыгыш ясады. Интеллектуаль ярыш Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында уза, анда илнең 77 төбәгеннән 322 укучы катнаша.
-
Каюм Насыйри рецептлары
IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы егетләр һәм кызлар бәйгесе финалистлары Каюм Насыйриның рецептлар китабыннан үзләренә ошаган тәгамны әзерләде. Осталык дәресләре видеолары белән сезнең белән дә уртаклашабыз.
-
Талпан һөҗүме
Быел Татарстанда талпан кадалу очраклары узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга кимрәк, дип белдерде апрель аенда Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл турында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 26 апреленә талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән татарстанлылар саны ‒ 437, узган ел исә әлеге вакытка шундый 1548 очрак теркәлгән булган.
-
Россия мәктәп укучылары биология буенча Халыкара олимпиадада 4 алтын медаль яулады
Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә биология буенча Әбүгалисина (Авиценна) исемендәге 2 нче Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасына йомгак ясалды.
-
«Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды
Казанның Совет районында «Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.
-
Туган тел олимпиадасына йомгак ясалды
24 апрель көнне «Гаилә һәм мәктәп» журналы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен оештырган Туган тел олимпиадасына нәтиҗәләр ясады.
-
2026 елда Габлулла Тукай премиясе лауреатлары билгеле
2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар:
-
«Тукайга ышыкланып йөрү килешмәс»
Олуг әдибебез Габдулла Тукай гаилә корып яшәргә өлгерми кала. Турыдан-туры дәвамчылары да юк. Әмма мулла нәселеннән чыккан шагыйрьнең туганнары булган бит. Бүген журнал укучыларын Тукайның кардәше, Казанның 64 нче мәктәбе директоры, педагог Айнур Нуриев нәселе белән таныштырабыз. Сүзне үзенә бирик.
-
Татар Дамиры
Татарстаннан читтә яшәп тә татарлыгын югалтмыйча, аны тормыш рәвешенә әвелдергән, җаны-тәне белән милләтпәрвәр булган шәхесләр сокландыру уята. Свердлау өлкәсенең шаулап аккан Уфа елгасы буенда урнашкан Манчаж Тамак авылында яшәеш бәхетен тапкан татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бик күп Россия, Татарстан мәгарифе бүләкләренә ия Дамир Каюмов һәм аның ишле, тату гаиләсе белән сезне дә якыннанрак таныштырырга ниятләдек.
-
Казанда Халыкара Коръән премиясе финалы: җиңүче – Индонезиядән
Бүген Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе узды.
-
Интернеттан ничек якларга?
Хәзерге буын балаларының тормышында төрле цифрлы җайланмалар һәм Интернет челтәре инде тумыштан кертелеп барыла. Дәүләт дәрәҗәсендә төрле хокукый карарлар, ата-аналарның тәрбияви үзаңнары бердәйлегендә балаларны Интернеттагы зарарлы мәгълүматтан саклау чараларын күрергә була һәм кирәк тә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Туган тел олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә оештырылган ТУГАН ТЕЛ ОЛИМПИАДАСЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ҺӘМ ПРИЗЁРЛАРЫ
-
Яңа Кенәрдәге космоска багышланган паркка сәяхәт
Арча районы Яңа Кенәр авылында космоска багышланган»Җиһангирлар» паркы бар. Анда чын космонавтлар кайту сәбәпле без дә юлга кузгалдык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Туган тел олимпиадасы җиңүчеләрен тәбрикләдек
Бүген, 24 апрель көнне, «Гаилә һәм мәктәп» журналы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен оештырган Туган тел олимпиадасына нәтиҗәләр ясады.
-
Мототранспортта йөрүчеләр белән бәйле аварияләр саны арта
Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин белдерде.




