Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналының яңа саны дөнья күрде

Бүген типографиядән “Мәгариф” журналының яңа саны чыкты. Берничә көннән ул укучыларыбыз кулына барып җитәчәк.Журналының 9 нчы санында педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенә багышланга...

Бүген типографиядән “Мәгариф” журналының яңа саны чыкты. Берничә көннән ул укучыларыбыз кулына барып җитәчәк.


Журналының 9 нчы санында педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенә багышланган материаллар урын алды. Биредә сез киңәшмәдә сүз нәрсә хакында барган, Татарстан укытучылары алдына Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан нинди максат-бурычлар куелган – шул турыда укый аласыз (http://magarif-uku.ru/podderzhka-sistemy-obrazovaniya-glav/).


“Мәгариф системасының үсеш юллары” (http://magarif-uku.ru/tochki-rosta-i-puti-razvitiya-obrazovat/) язмасында ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның август киңәшмәсендә ясаган чыгышы белән таныша аласыз.


Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең белем сыйфаты югары булуын таләп итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республиканы гыйлемле, әхлаклы белгечләр – сыйфатлы кеше капиталы белән тәэмин итү турында хыяллана. Чынында хәлләр ничек тора? Бу турыда тулырак “Мәктәп тәмамлап, вузга…” (http://magarif-uku.ru/yashler-deulet-khisabyna-ukyrga-telile/) язмасында.


Бу санда укучыларыбыз хозурына яңа «беренче укытучы» рубрикасы тәкъдим ителде. Сәхифәнең беренче язмасы безнең сайтка урнаштырылды: http://magarif-uku.ru/tukajjny-kemner-ukytkan/.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ