Мәгариф автор яңалыклары
-
Мәгариф оешмаларында «Үлемсез полк: геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7–8 май көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия балалар-яшүсмерләр үзәге оештыра.
-
«Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә өч номинациядә җиңде
21–24 апрель көннәрендә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасын «Апуш» татар балалар театр студиясе тәкъдим итте.
-
«Киләчәк формуласы» Бөтенроссия олимпиадасына старт бирелде
9–11 сыйныф укучылары өчен «Киләчәк формуласы» Бөтенроссия олимпиадасы старт алды. Оештыручылар — «Знание» Россия җәмгыяте һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан роботлаштыру үсеше буенча лидерлар исемлегендә
Татарстан Россия төбәкләре арасында роботлаштыру базарын үстерү буенча лидерларның берсе дип танылды. Мәгълүмат ВЭБ.РФ тикшеренүенә нигезләнә, анда 54 төбәк анализланган.
-
Казан укучылары халыкара робототехника чемпионатында призер булды
25–26 апрельдә Тайваньның Гаосюн шәһәрендә, Фән һәм технологияләр милли университеты базасында, FIRA халыкара робототехника чемпионаты узды.
-
Мәктәпләрдә кыңгырау урынына — хәтер моңнары
Май аенда Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар яңгыраячак. Проектны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы, оператор – «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге.
-
Җенси тәрбия: ачыктан-ачык сөйләшү
Бала тәрбияләгәндә бар да мөһим. Шул исәптән җенси тәрбия турында ачыктан-ачык сөйләшү дә. Тыелган тема артында ниләр ята? Бергәләп ачыклыйк.
-
Абдулла Сайганов: шәхес, мөгаллим, галим
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, әдәбият галиме, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Моңлы саз чыңнары» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Моңлы саз чыңнары» конкурсы нәтиҗәләре ясалды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан марафонында 45 мең йөгерүче катнашачак
Быел Казан марафонында Россиянең 78 төбәгеннән һәм 39 илдән 45 мең йөгерүче катнашачак. Ярышның приз фонды 10 млн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.
-
«иВолга» форумына Татарстаннан 1200 гариза килгән
Татарстан яшьләре «иВолга»Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашу өчен 1200 дән артык гариза җибәргән. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда 2,6 миллиард сумга яңа мәктәп төзеләчәк
«Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе Казанда яңа мәктәп төзү тендерында җиңүче булды. Уку йорты Идел буе районында «Юбилейная станциясе» торак комплексында төзеләчәк. Бу хакта «Казань КП» басмасы хәбәр итә.
-
«КазанФорум-2026»га бөтен дөньядан дини лидерлар һәм экспертлар киләчәк
14 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан башкаласында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» елына багышланган «Дин һәм мәдәният – цивилизацияләр диалогы» темасына түгәрәк өстәл узачак, дип яза «Татар-информ».
-
27 майдан җәйге каникул башлана
РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының җәйге каникул вакытын билгеләде.
-
«Россиянең ел директоры» конкурсының беренче этабы старт алды
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланды. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.




