Мәгариф автор яңалыклары
-
Татарстанда педагоглар торак өчен аренда түләвен компенсацияләүгә дәгъва кыла алачак
Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен яңа төр ярдәм чарасы — торак өчен аренда түләвен компенсацияләү кертелде. Бу мөмкинлектән 350 педагог файдалана алачак. Яшькә һәм хезмәт стажына карата чикләүләр юк, ләкин конкурс нигезендә сайлап алу узарга кирәк.
-
Айсылу Мөхәммәтова – Россиядә туган тел укытучылары арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылган лидер
Бүген, 12 сентябрь, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» дигән дәрәҗәле конкурс тәмамланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә бүләккә ия булды
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Режиссеры – Наталья Нилова.
-
Казанда БиЮ дискотекасы узачак
Чара 13 сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче тапкыр дискотека мини-фестиваль форматында булачак.
-
XIV Якупов укулары узачак
25 сентябрь көнне Мәрҗани мәчетендә XIV Якупов укулары төбәкара конференциясе узачак. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла.
-
Айгөл Корбанова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе исемлегенә керде
Менделеевскидан «Яшь гений» 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы практиклары (тәрбиячеләр) – 2025» номинациясендә илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегенә кергән.
-
Татарстанда яшүсмерләр иминлеге мәсьәләләре буенча онлайн ата-аналар җыелышы узды
9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Иминлек һәм үсеш: яшүсмерне тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына масштаблы республика онлайн ата-аналар җыелышы узды. Анда бөтен республикадан 29 меңнән артык ата-ана катнашты.
-
Менделеевск районыннан балалар бакчасы тәрбиячесе «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсында катнаша
8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
-
Укытучыңны котла, без бүләклибез!
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез. Әйе, сабый чактан кулдан тотып белем дөньясына алып керүче , барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше – ул укытучы.
-
Айсылу Мөхәммәтова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итә
7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятиядә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Анда илнең 87 төбәгеннән 120 педагог һәм тәрбияче катнаша.
-
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме артты
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды. Алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
14 сентябрьдә гаилә фестивале узачак
14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «Казан» гаилә үзәгендә гаилә фестивале узачак. Биредә бай программа күрсәтеләчәк. Казанлылар өчен Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев хәбәр итте.
-
2025/2026 уку елында Татарстанда мәктәп каникуллары
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларны үткәрүнең түбәндәге срокларын тәкъдим итте:
-
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында бушлай концертлар бирәчәк
5–7 һәм 12–14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында урнашкан Казан мәчесе һәйкәле янындагы мәйданчыкта чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Мин мәктәпкә барам
«Укытучы булу өчен, берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә – айлар... Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үзенең эше төшенә керә башлагач. Укытучының төшенә бары тик бер генә сюжет керә: дәрес башланасы икән. Укытучы әнә шул дәресенә әзерләнмәгән...»




