19 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Астрономия укытырга кирәкме?
Әлеге сорау һаман да актуаль: астрономия фәнен укытырга кирәкме?
-
Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды
16-20 сентябрь Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза. Программа шул исәптән мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм педагоглары өчен видеолекцияләр һәм видеодәресләрне үз эченә ала.
-
Казанда XIII Якупов укулары узды
Бүген, 19 нчы сентябрь, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XIII Якупов укулары” узды. Оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.
-
Дисбактериоз – авыру түгел
Эчәклек микрофлорасының нормаль булуы баланың сау-сәламәт үсүенә зур йогынты ясый, ди галимнәр.
-
Тукайчы галимнәрне өйрәнәләр
20 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Чара галим, әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевнең (1899–1972) тууына 125 ел тулуга багышлана.
-
Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат
Кичә, 18 сентябрь, Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат булган.