Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөрбаш Сабан туе мөселман балаларын җыйды

Һәр төбәкнең, һәр авылның визит карточкасына торырдай я шәхесе, я берәр истәлекле вакыйгасы була, Әйтик, Тукай диюгә, шунда ук күз алдыбызга мәгърифәтле һәм татар рухлы Арча, Миңгәр диюгә – андагы шоу...

Һәр төбәкнең, һәр авылның визит карточкасына торырдай я шәхесе, я берәр истәлекле вакыйгасы була, Әйтик, Тукай диюгә, шунда ук күз алдыбызга мәгърифәтле һәм татар рухлы Арча, Миңгәр диюгә – андагы шоу-Сабан туе, ә инде Мамадышның Җөрие дисәләр, ел да Тырлау аланында шау-гөр килеп үтә торган Питрау фестивале күз алдына килеп баса. Ә менә Балтач төбәгендәге Бөрбаш авылының визит карточкасы нидер дисезме? Һәркайсыгызның «Җәлил хәзрәт Фазлыев ел да оештыра торган мөселман балалары Сабан туе», – дип әйтәсегезне чамалыйм.


Быелгысы инде унбишенче ел рәттән уздырылуы иде.  Хәзер инде аның статусы да колачлырак: Россиякүләм мөселман балалары Сабан туе дип йөртелә. Быелгы Бөрбаш Сабан туе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары катнашында үтте. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине таралуны сурәтләгән театральләштерелгән күренешләр белән ачылды, аннары балалар иҗат коллективлары, Коръән укучыларның чыгышлары булды, мәйданга бизәлгән атлар керде.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән дә бик теләп катнашырга килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына утызга якын ярыш кертелгән иде. Башка еллардан үзгә буларак, Сабантуйның традицион уеннары татар милли көрәше белән бер үк вакытта мәйдан уртасында үтте, уен һәм көрәш барган вакытта танылган башкаручылар – Ильяс Халиков, Марсель Вәгыйзов, К.Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов һәм күпләгән балалар мөнәҗәтләр, дини җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясады.
Сабан туеның төп бүләге – скутерга исә 32 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңү яулаган Арча районы вәкиле Аяз Фәйзрахманов лаек булды. Хәзрәтләр арасында көрәштә беренче урынны Кукмара районы Олыяз авылыннан Илназ Ибраһимов яулады һәм тәкә белән бүләкләнде, өлкәннәр көрәшендә Бөрбаштан Миңнегали Шакировка тиңнәр табылмады.

Бәйрәм барган вакытта күпләгән аттракционнар, уен заллары, сәүдә нокталары, хәләл аш-су, туклану урыннары эшләде.  
Кыскасы, мөселман гаиләләре Бөрбаш Сабан туенда балалары белән рәхәтләнеп ял итте.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фотолар «Хезмәт» сайтыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ