Быел Шигырь бәйрәме кайда узачак?
Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның...
Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.
«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның тәкъдимнәренә колак салып, Шигырь бәйрәмен алып баруын сорадык», - диде Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Ркаил Зәйдулла.
«Озак еллар бу бәйрәмдә катнашкан һәм аны алып барган да кеше буларак әйтәм - соңгы елларда ул безнең кулдан китеп артистлар кулына күчте. Аны 1961 елдан бирле гел шагыйрьләр алып барды. Халык бик яратып кабул итә иде», - дип теманы дәвам итте Рәдиф Гаташ.
Рәдиф Гаташ, традицияне дәвам итеп, Шигырь бәйрәмен авторитетлы аксакал шагыйрьләр алып барырга тиеш дип санавын әйтте. «Яшьләр бик талантлы, аларның үз чаралары бар, алар анда бик матур чыгыш ясыйлар. Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рәдиф Гаташ.
Шигырь бәйрәме 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә – Тукай һәйкәле алдында булачак. Тукай премиясе лауреатлары шул ук көнне Опера театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

"Татар информ" мәгълүматлары буенча
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дигән конкурста катнашырга чакыра
Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 11 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 майда игълан ителә.Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә и...

Бөтендөнья татар конгрессы «Ислам нуры-мәчетләрдә» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәйге 11 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 21 майда игълан ителә.
Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Максаты – ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау.
Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:
Катнашучылар “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте социаль челтәрендә "Ислам нуры -мәчетләрдә" бәйгесе төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.
Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала.
Конкурсның нигезләмәсе белән Конгресс сайтының Рәсми басма сәхифәсендә таныша аласыз.

- 10 – 14 яшькәчә;
- 15 – 20 яшькәчә;
- 21 яшьтән өлкәнрәкләр.

Фото: https://msbpartner.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар