Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин Халыкара математика олимпиадасында җиңгән Галия Шәрәфетдинованы котлаган

Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче  лицеен тәмамлаган Галия Шәрәфетдинова Ослода узган 63 нче Халыкара математика олимпиадасында җиңгән. Әлеге ярыш –  югары сыйныф укучылары арасында ел...

Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче  лицеен тәмамлаган Галия Шәрәфетдинова Ослода узган 63 нче Халыкара математика олимпиадасында җиңгән. Әлеге ярыш –  югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган дөнья чемпионаты. Ул 1959 елдан бирле үткәрелә һәм өч мәсьәләдән торучы ике турда уза. Моннан тыш, Галия интеллектуаль ярышларда катнашучыларның гомуми рейтингында да  беренче урынны алып уңышка ирешә.
РФ Президенты Владимир Путиннан Галия Шәрәфетдинованы һәм Россия җыелма командасының тагын биш катнашучысына котлау хаты да килеп ирешкән. Котлауда: «Сез яулаган медальләр – сезнең талантыгыз, тырыш хезмәтегез, нык холкы һәм максатчанлыгыгыз өчен лаеклы бүләк», - диелә.
Олимпиадага әзерлек узган елның җәендә башланган.  Җиңүче кыз, 40 тан артык претендент арасыннан сайлап алынып, Казанны халыкара интеллектуаль ярышларда тәкъдим итү мөмкинлегенә ия була. Санкт-Петербургның 239 нчы Президент физика-математика лицееның математика укытучысы Кирилл Сухов җитәкчелегендәге тренерлар штабы катнашучыларны олимпиадага сайлап алып ярышка әзерләгән. Олимпиада биремнәрен уңышлы үтәр өчен, геометрия, сан теориясе, алгебра һәм комбинаторика кебек төрле математика өлкәләре буенча ныклы әзерлек сорала.
ТР Мәгариф министрлыгы  мәгълүматларына караганда, олимпиада да 100 дән артык илдән 589 бала катнашкан. Россия укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә үтәгәннәр һәм өч алтын һәм өч көмеш медальгә лаек булганнар.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ