Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлыларны интернет-сәүдәгә өйрәтәчәкләр

«Минем бизнес» үзәге интернетта сату буенча лекция оештыра. Мастер-класс Казанда 20 нче октябрьдә узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.Экспертлар ничек үз бизнесыңны оештырырга һәм ан...

«Минем бизнес» үзәге интернетта сату буенча лекция оештыра. Мастер-класс Казанда 20 нче октябрьдә узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Экспертлар ничек үз бизнесыңны оештырырга һәм аны e-commerceда киңәйтергә, шулай ук уңыш формуласы һәм дөрес төзелгән сәүдә тәкъдименең брендның җәлеп итүчәнлегенә һәм маркетинг стратегиясен үстерүнең мөһимлегенә йогынтысы турында сөйләячәкләр.
Катнашу өчен «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә кирәк, хезмәт «Интернет-сәүдәне үстерү буенча укыту мастер-классларына язылу» дип атала. Тулырак инструкцияне сылтама буенча өйрәнергә була.
Лекция Даурия урамы, 32 нче йорт, лит. А (Казан кооператив институты уку корпусының актлар залы) адресы буенча узачак.
Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уза.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ