17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Сергей Кравцов һәм идарә белгечләре 2018 елда бердәм дәүләт имтиханнары һәм 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, бөтенроссия тикшерү эшләре, мәгариф сыйфатына караган халыкара тикшеренүләр буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Очрашу вакытында төбәкләрдән туры элемтәләр булачак.
Комментарийлар