Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстаннан ике шәһәр «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булган

Шушы көннәрдә Татарстанның Алабуга һәм Чистай  шәһәрләре «Россиянең әдәби шәһәре» статусына лаек булды.  Мактаулы исемне Алабугада узган Борис Березовскийның халыкара музыкаль фестивалендә&n...

Шушы көннәрдә Татарстанның Алабуга һәм Чистай  шәһәрләре «Россиянең әдәби шәһәре» статусына лаек булды.  Мактаулы исемне Алабугада узган Борис Березовскийның халыкара музыкаль фестивалендә  Алабуга шәһәре һәм Чистай шәһәре җитәкчелегенә  Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов тапшырды.   
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан шәһәрләре мондый статуска беренче тапкыр бирелгән. Республиканың берьюлы ике шәһәренә дәрәҗәле исем бирелү зур горурлык хисе уята », –дип сөйләделәр министрлыкта.
«Россиянең әдәби шәһәре» исемен алган ике шәһәргә диплом, вымпел һәм Россия Язучылар берлеге флагының нәни күчермәсен дә бүләк итеп тапшыралар.
ТР Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Бөтенроссия әдәби чаралар үткәрү, әдәби берләшмәләрнең активлыгы, әдәби музейлар булуы, әдәби ядкярләрнең саклануы, шәһәр хакимиятенең әдәбиятчылар проблемасына игътибарлы булуы, альманахлар, журналлар, әдәби газеталар чыгуы, китапханәләрнең язучылар белән ныклы элемтәдә торуы почётлы исем алуга  нигез булып тора.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ