Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда кино музее күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы» күргәзмәсе эшли башлады. Проект төп тарихи процессларның чагылышы буларак үзебезнең ил киносының йөз елдан артык тарихын тәкъдим итә.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
7–11 октябрьдә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Карачай-Чиркәс Республикасының Черкесск шәһәрендә оештырылган «Нугайлар: XXI гасыр. Тарих. Тел. Мәдәният: тамырлардан – киләчәккә» дип аталган lV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган чараларда катнаша.
-
Бәйге җиңүчеләрен билгеләделәр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» XIV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
-
Татарстанда көллият һәм техникум тулай торакларын яңарталар
Киләсе елда Татарстан техникум һәм көллиятләрнең тулай торакларын ремонтлауга 1,5 миллиард сум, ә ресурс үзәкләрен яңартуга 500 миллион сум акча юнәлтергә тиешләр.
-
Теләчедә агротехнологик сыйныфлар ачылды
7 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә «Агроинженерия» һәм «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү» юнәлешләре буенча ике агротехнология сыйныфын ачу тантанасы булды.
-
Казанда «Әдәби фест» фестивале бара
Бу көннәрдә Татарстан Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестивале уза. Чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
-
Казанда джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза
10–11 октябрьдә Казанда Бразилия джиу-джитсуы буенча TWWBJJ World Open Championship 2026 халыкара турниры узачак. «Ак Барс» көрәш сараенда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар көч сынаша. Ярышлар танылган тренер, Татарстанның Джиу-джитсу федерациясе элекке президенты Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлана.
-
«Цифрлы Иннополис көннәре» форумына Дмитрий Чернышенко, Валерий Фальков һәм Сергей Кравцов килә
Бүген Иннополиста «Цифрлы Иннополис көннәре» форумында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
-
Иннополиста цифрлы көннәр
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар заманча технологияләрнең актуаль юнәлешләре белән таныша алачак.
-
Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген, 8 октябрьдә, Россиядә өстәмә белем бирү мөгаллимнәре көне билгеләп үтелә.
-
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы юл картасы әзерләячәк
Бүген Казанда беренче тапкыр «Оста 2030: уку остаханәсеннән реаль җитештерүгә» дип аталган һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узды. Форум нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасын үстерү максатыннан юл картасы әзерләнәчәк.
-
Мәктәп укучылары Татарстан Дәүләт Советында булды
Лениногорск мәктәп укучылары Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышты.
-
Республика парламенты Татарстанда вейпларны тыю турындагы закон проектын караячак
Татарстанда электрон никотин кертү системаларын һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуга биш елга тыю тәкъдим ителә.
-
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә – 35 ел
1991 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты тарихи карар кабул итә – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салына.
-
Казан педагогы Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын яулады
Казан педагогы «Балаларга йөрәгемне бирәм – 2026» бәйгесендә икенче урын яулады.




