Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чаллы укучысы беренче урын алды
Чаллы шәһәренең 88 нче мәктәп укучысы Әминә Хәкимова «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатында җиңде.
-
«Татар теле — халкым теле» конкурсына гаризалар кабул ителә
«Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинарына гаризалар кабул ителә.
-
Татарстан мәктәбе ашханәсе Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Татарстанның 140 нчы мәктәбе ашханәсе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында беренче урын алды. Финал ярышлары 26–30 октябрьдә Краснодарда узды. Анда Россиянең 75 төбәгеннән 500 дән артык мәктәп ашханәсе вәкиле катнашты.
-
Казан уку йортында узган халыкара фәнни конференциядә 90 нан артык студент катнашты
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университеты–Казан авиация институтында «Һөнәри аралашу өлкәсендә инглиз теле» халыкара яшьләр фәнни конференциясе узды. Анда Россия һәм чит ил югары уку йортларыннан студентлар һәм яшь тикшеренүчеләр катнашты.
-
Сәхнәдә 90нчы еллар. Казан егетләренең маҗаралары дәвам итә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Казан егетләре артыннан» спектакленең премьерасы булды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Татар сүзе» бәйгесе яңа иҗади сезонга чакыра
Татарстанда туган телне, әдәбиятны һәм нәфис сүз сәнгатен популярлаштыручы VI Халыкара «Татар сүзе» телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.
-
Хәрби врачлар
Казан дәүләт медицина университеты хәрби медиклар әзерләүгә кабат кереште.
-
Казанда XXXVI «Зиланткон» конвенты узачак
1–4 ноябрьдә Казанда В. Ленин исемендәге мәдәният сараенда фантастикага багышланган XXXVI «Зиланткон» конвенты узачак.
-
Татарстан халкын ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы көтә
Ноябрьнең беренче атнасында Татарстан халкы өч көн генә эшләячәк. Аларның икесе кыскартылган эш көне булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда студентлар отрядларының фәнни-гамәли конференциясе узды
Казанда «Хәзер – иң кулай вакыт» («Сейчас самое время») дип исемләнгән II округ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Идел буе федераль округының сигез төбәгеннән 39 кеше катнашты. Алар 34 фәнни мәкалә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
2027 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проекты әзерләнде
Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында 2027 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләре проектлары урнаштырылды. Документларны җәмәгатьчелек тикшерүе 2026 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Казанда татар халык әкиятләре буенча квиз узачак
10 ноябрьдә Казанның яшүсмерләр клубларында «Кәҗә белән Сарык» исемле бушлай интеллектуаль уеннар узачак. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк яшьләр катнаша ала. Клуб этабында җиңүчеләр шәһәр квизына чакыру һәм бүләкләр алачак.
-
Казанда UMMA FORUM халыкара күргәзмәсе узачак
6–8 ноябрьдә Казанның Үзәк уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) UMMA FORUM халыкара күргәзмәсе узачак. Чарада хәләл продукция күргәзмәсе, лекцияләр, маркет һәм фуд-корт эшләячәк. Бу хакта форумга нигез салучы һәм аның генераль директоры Әминә Шабанова хәбәр итте.
-
Авыл укытучысын тәбрикләү. Фоторепортаж
Казандагы Укытучылар йортында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе –2026» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.
-
Сара Садыйкова моңы «Кайтаваз» булып кайтты
26 октябрьдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыенының «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты узды.




