Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак
2 октябрьдә Казанда Бөтенроссия укытучылар атналыгы кысаларында Укытучылар йортында яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшин: «ПолитЗавод» яшь лидерларны сайлап алу өчен ышанычлы мәйданчыкка әйләнде»
Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2026» федераль иҗтимагый-сәяси проекты финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны котлады.
-
«Гаилә экокөне» проектын бөҗәкләр фестивале белән озатабыз!
24 сентябрь Казанның «Шәһәр балалар экология-биология үзәге»ндә «Бөҗәкләр фестивале» узды. Чара 23 гаиләне берләштерде.
-
«Шәһәр осталары» яшь талантларны бер мәйданга җыйды
26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләренең традицион Республика ярминкә-күргәзмәсе узды.
-
Казанда балалар мәдәни-агарту үзәге барлыкка киләчәк
Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар мәдәни-агарту үзәге булдырылачак. Татарстан Республикасы Милли музее филиалы әлеге проект буенча Бөтенроссия күләмендәге сайлап алуда җиңүчеләр исемлегенә кергән.
-
«Инноглобалхак» башлана
Иннополис университеты Россиянең техник югары уку йортларында бакалавриатта укучы студентлар өчен ИТ-чишелешләр буенча «Инноглобалхак» хакатонын башлый.
-
Марат Әхмәтов: «Ренат Харис үз халкына һәм республикага тугры хезмәт итә»
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисны хөрмәтләделәр, аңа быел 85 яшь тулды.
-
Нурлатта Татарстан халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышы узды
Бүген Татарстан халыклары ассамблеясы советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар.
-
Тәрбиячеләрне тәбрикләделәр
Бүген Теләченең «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Тәрбиячеләр көне уңаеннан күркәм чара узды.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә
2026 елның 16–17 октябрь көннәрендә халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтә.
-
Тукай музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе
25 сентябрь 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла.
-
Татарстан мөгаллиме «Беренче укытучы» бәйгесендә катнаша
Конкурста Россиянең уналты төбәгеннән башлангыч сыйныф укытучылары катнаша.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте
Ижау шәһәрендә Удмуртия Республикасының Милли мәгариф фәнни-тикшеренү институтының 30 еллыгына багышланган VIII Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.
-
«Осталар шәһәре» ярминкәсе уза
26 сентябрьдә Казан Агропаркында «Осталар шәһәре» ярминкәсе була.
-
Яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен грант
Татарстанда яшь галимнәргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүче грант алу өчен гаризалар кабул итү вакыты озайтылды.




