Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәктәпләрдә бердәм спорт формасын кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Россия Мәгариф һәм спорт министрлыкларына мәктәпләрдә ил флагы төсләрендә бердәм спорт формасын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.
-
Күп балалы гаиләләргә көллиятләрдә уку бәясенең 30 % компенсацияләү планлаштырыла
Татарстан хакимияте күп балалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту чыгымнарын өлешчә компенсацияләү мөмкинлеген карый. Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында басылып чыкты. Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.
-
Казанга «Җиңү поезды» килә
18 июнь 9:30 сәгатьтә «Казан-1» тимер юл вокзалына РФ Саклану министрлыгының «Хәтердә бердәмлек. Көч батырлыкта!» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Җиңү поезды» киләчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшче вазифасы барлыкка киләчәк
Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын булдыруны йөкләде. Тиешле мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.
-
Тинчурин театры 91 нче театраль сезонын тәмамлый
Театр сезонны йомгаклый.
-
Югары белемнең яңа моделенә күчү 2026–2027 елларда башланачак
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары белемнең яңа моделенә күчү сроклары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, реформаны тулы күләмдә гамәлгә ашыру ике елдан – 2026–2027 елларда башланачак. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.
-
Казанда «Смена» җәйге китап фестивале узачак
14 һәм 15 июньдә «Черек күл» паркында «Смена» җәйге китап фестивале узачак. Биредә танылган һәм иҗат өлкәсендә каләм чарлый гына башлаган язучылар катнашачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанга бөтендөнья мәгариф министрлары җыелды
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы ачылды.
-
Түбән Камадан Булат Садриев Россиянең иң яхшы физкультура укытучылары исемлегендә
Россия футбол берлеге педагоглар өчен «Футбол магниты» һөнәри конкурсына нәтиҗә ясады.
-
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы уза
Казанда өченче тапкыр «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы уза. Кичә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов матбугат вәкилләре белән очрашты.
-
III Халыкара мәгариф министрлар форумына багышланган матбугат конференциясе үтте
10 июнь Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта III Халыкара мәгариф министрлары форумының башлануына багышланган матбугат конференциясе узды. Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов төрле илләрдә мәгарифнең инновацияләрен һәм үсешен исәпкә алып, мәгариф сыйфатын бәяләүнең яңа объектив системасын булдыру планнары турында сөйләде.
-
XXV федераль Сабан туе Якутиядә узачак
13–14 июньдә Саха Республикасы төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарларны үзенә җыя. Бу көннәрдә биредә милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм меңнән артык республика халкы, шул исәптән Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бишенче сезоны старт алды
5 июнь Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләренең бишенче сезонына старт бирелде. Беренче чара татар халкының традицион бию хәрәкәте – «Әйләнү»гә багышланган иде.
-
Лаешның бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә уйлыйлар
2028 елда Лев Толстой тууына 220 ел була. Шушы уңайдан Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә язучы исемен бирергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Яңа исем» проектының өченче сезонына старт бирелә
«Яңа исем» – каләм тибрәтүче сәләтле яшьләрне барлау максатыннан барлыкка килгән проект. Быел ул өченче тапкыр уздырыла һәм «Күпер» дип исемләнә. Олпат әдипләр белән яшь язучылар арасындагы иҗади тандемда да, яшь язучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итүдә дә чагыла бу «күпер».




