Гаилә бәхете нәрсәдә?
Госсамова Рамилә Сабирян кызы,Мөслим районы, Мөслим гимназиясенең I квалификация категорияле математика укытучысыХөрмәтле әти-әниләр!Бүген без сезнең белән тәрбия эшендәге уңышлар һәм уңышсызлыклар ту...
Мөслим районы, Мөслим гимназиясенең I квалификация категорияле математика укытучысы
Хөрмәтле әти-әниләр!
Бүген без сезнең белән тәрбия эшендәге уңышлар һәм уңышсызлыклар турында сөйләшербез.
Тәрбия – кешенең әхлак йөзен, аның җәмгыятькә, башкаларга һәм үз-үзеңә карата мөнәсәбәтләрен билгеләгән гамәлләр җыелмасы ул.
Тәрбия бөек галимебез Ризаэддин Фахреддин «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас» дигән зирәк фикеренә нигезләнеп корылса, җир йөзендә әхлаксызлык күренешләренә юл куелыр микән? Юктыр, мөгаен.
Яшәү нинди – аң шундый. Акылга нигезләнеп яши белгәннәргә балачакны бәхетле итү өчен шартлар җитәрлек. Авыл җирлегендә яшәсәк тә, Интернет аша чит илләр белән аралашу, белем алу өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Безнең балаларыбызны тәрбияләү өлкәсендә нинди ялгышлыклар җибәрелә, балаларыбыз бүгенге көнгә, тормыштагы төрле үзгәрешләргә әзерме?
Минем уйлавымча, һәр ата-ана үз баласын картлык көнендә таянычы, якыннарының горурлыгы булып үсүенә өметләнә. Ләкин әти-әнинең өмете тормышка ашып бетәме соң? Бөтен бала да бер төрле тәрбиягә ия буламы?
Күпләрегез бала тәрбияләү функциясен башкаларга авыштырырга тырыша. Гаиләнең кечкенә дәүләт икәнен онытып җибәрә, үзенең җаваплылыгын тоймый. Ата-аналар үзләрен онытып, баласын чама белми кайгырта. Бөтен тәрбия – байлыкка омтылуга кайтып кала. Әти-әниләр балаларын әүлия урынына күреп, үзе кимәгәнне киендереп, нәрсә сорый шуны алып биреп баланың мөстәкыйльлеген чикли. Балаларыбыз тормышка әзерлексез, сынаулар алдына югалып кала торган булып үсәләр. Үзләре гаилә корып, балалар тәрбияләргә әзерлексез булып җитлегәләр. Боларны булдырмас өчен, әти-әни тәрбиясенең роле зур.
Балалар белем алуның авыр хезмәт икәнен аңлап, әхлаклы булып, әти-әни хакын тоеп, хезмәт тәрбиясе алып үсәргә тиеш. Шул очракта гына ул әти-әни нигезен саклап, үзләренең юлын дәвам итүче балалар үстерерләр. Бала белән әни арасында бәйләнеш бик тыгыз булганлыктан, әлбәттә, әни тәрбиясе мөһим. Ул гаилә учагын сүндерми саклаучы, ә әти гаиләне матди яктан кайгыртучы булырга тиеш. Әти-әнидәге сыйфатлар белән бала шәхесе формалаша. Иң бәхетле балачак – сабыйның яхшы гаиләдә яхшы тәрбия алуы. Баланың нинди гаиләдә тәрбияләнгәне, укуы, тәртибе белән мәктәптә дә сизелеп тора. Гаилә белән мәктәпнең максаты бер. Без тәрбияләгән балалар туган җирләре белән горурланып, җәмгыять тормышына яраклашып, шәхес булып танылсыннар иде. Эшкә өйрәтү, табигатькә тартылу өчен, белем һәм тәрбия учагының авыл җирлегендә булуы белән дә отышлы. Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия.
Укытучылар, әти-әниләр һәм балалар арасындагы элемтәне ныгыту максатыннан, гимназиядә «Ачык ишекләр» көне үткәрелә. Бу көнне укытучылар сезгә дәресләр күрсәтә. Шулай ук класс җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре даими үткәрелеп барыла.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сез хезмәткә өйрәтеп, ә укыткан укытучылары белемгә омтылыш тудырган авыл балалары беркайда да югалмаслар. Алар үз бәхетләрен туган җирләрендә тапсыннар иде.
Комментарийлар