Логотип Магариф уку
Цитата:

Инвалид балалар нинди һөнәрләр сайлый ала?

Тормыш булгач, арабызда бик үк сау булмаган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә шактый очрый. Алар да тормышта үз урыннарын табып, мөмкинлекләренә карап, күңелләренә ятышлы һөнәр үзл...

Тормыш булгач, арабызда бик үк сау булмаган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә шактый очрый. Алар да тормышта үз урыннарын табып, мөмкинлекләренә карап, күңелләренә ятышлы һөнәр үзләштереп, сау-сәламәт яшьтәшләре арасында ким-хур булмыйча яшәргә хаклы, бик тә хаклы бит. Менә шундый ниятне күздә тотып, Инклюзив белем бирү буенча федераль методик үзәк, Россия мәгърифәт министрлыгы һәм Һөнәри белемне үстерү институты белән берлектә, һөнәрләр атласы булдырды. Ул «Атлас доступных профессий» дип атала.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм инвалидлар урта һөнәри белем алуга бәйле нинди белгечлекләр һәм һөнәрләр үзләштерә ала? Әлеге атласта Россиядәге һәр субъект өчен дә шушы сорауга бәйле бай мәгълүмат тупланган. Аерым алганда, һәрбер регион өчен ихтыяҗ аеруча зур булган һөнәр һәм белгечлекләр, бу төбәктә иң популяр булган һөнәр, шулай ук инвалид я сәламәтлек ягыннан бик үк сау булмаган абитуриентларны үзләрендә нинди белгечлекләргә укырга алырга мөмкин булган урта уку йортлары хакында күп кенә мәгълүматны таба аласың.
Һәр төбәк өчен ихтыяҗ аеруча зур булган һөнәр һәм белгечлекләр даирәсе дә төрле икән. Әйтик, Мәскәүдә электрон-хисаплау операторлары, Санкт-Петербургта исә автослесарьлар һәм бүлмә җыештыручылар иң популяр саналса, ут күршебез булган Киров өлкәсендә – балалар бакчалары тәрбиячеләре, Алтай краенда – тегүчеләр, Калининград өлкәсендә – туризм буенча белгечләр һәм график дизайнерлар, ә Кострома өлкәсендә зәркәнчеләр һәм кондитерлар аерым почётта. Бу җәһәттән, әлеге атластан Татарстанга кагылышлы, инвалидлар өчен кулланма булырдай шактый бай мәгълүматларны да табарга мөмкин. Аннан күренгәнчә, бездә аш-су остасы, кондитер, санлы программа белән идарә ителешле станокларда эшләүче токарьлар, массажист, икътисад һәм бухгалтерлык учёты, башлангыч сыйныфлар укытучысы, авиация техникасын җыючы-слесарь, эретеп ябыштыручы белгечлекләренә сорау аеруча зур икән. Ә аш-су остасы һәм кондитер, төзүче-техник – Татарстанда иң популяр һөнәр ияләре дип табылган. Атласта инвалидлар һәм бик үк сау-сәламәт булмаганнарны үзләрендә укытып, аерым һөнәрләргә өйрәтү мөмкинлекләре булган уку йортлары исемлеге, алар турында мәгълүмат та китерелә. Алар: Казан төзелеш көллияте,  Бөгелмәдәге төзелеш-техник көллияте, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, казан политехника көллияте, Түбән Камадагы Е.Н.Королёв исемендәге политехника көллияте,  Лаештагы техник-икътисад техникумы, Мамадыштагы политехника көллияте, Түбән Камадагы Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефтьне эшкәртү техникумы, Лениногорскидагы политехника көллияте.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ