Гаяз Исхакыйның тууына – 140. Милләтебез горурлыгы
Иртәгә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында тат...
Иртәгә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тырышлыгы белән уздырылачак әлеге чарада чит иллләрдән (Төркия, Германия, АКШ, Азербайҗан) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Чебоксар, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак. Конференциядә катнашу өчен 100 дән артык фәнни доклад кабул ителүе үзе үк яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган Исхакый шәхесенә карата игътибарны күрсәтеп тора.
Конференциядә Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты директоры Полонский Вадим Владимирович,Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» Вакыфы җитәкчесе Түләй Дуран (Төркия), Берлин азат университетнң фәнни хезмәткәре Цвиклинский Себастиан (Германия), Мәрмәрә университеты профессоры, фәннәр докторы Әхмәт Канлыдере (Төркия), Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты профессоры, фәннәр докторы Ильяс Кемалоглу (Төркия), Эгей университеты профессоры, фәннәр докторы Хатидже Ширин (Төркия), Висконсин университеты профессоры, фәннәр докторы Юлай Шамиль-оглы (АКШ), Азербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре, фәннәр кандидаты Гумматова Хураман һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Конференция эшенең төп юнәлешләре: төрки-татар һәм дөнья әдәбиятлары контекстында Гаяз Исхакый иҗаты; Гаяз Исхакый мирасының социаль-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм тел үзенчәлекләре; ХХ йөзнең беренче чирегендә татар вакытлы матбугатының аякка басуы, үсеше һәм Гаяз Исхакый; милли яңарыш идеологиясе формалашу һәм Гаяз Исхакый; төрки халыкларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә Гаяз Исхакыйның урыны; Гаяз Исхакый һәм татар театры; татар зыялылары эмиграциядә; Гаяз Исхакый һәм ХХ – ХХI йөз башы татар мәдәнияте; Гаяз Исхакыйның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.
Г.Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» текстологик җыентыгы (5 нче чыгарылыш), «Гаяз Исхаки фотографияләрдә» буклеты нәшер ителәчәк.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Искәндәр Табеев : «Татар кызыннан башкага өйләнү уем булмады»...
Республика дәүләт архив хезмәтенең 100 - еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТРның Архив эшләре дәүләт комитеты булышлыгы белән «Бүләк итү көне» нең чираттагы хәйрия акциясе үткәрелде. 4 нче сентябрьдә Дәү...

Республика дәүләт архив хезмәтенең 100 - еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТРның Архив эшләре дәүләт комитеты булышлыгы белән «Бүләк итү көне» нең чираттагы хәйрия акциясе үткәрелде. 4 нче сентябрьдә Дәүләт комитетында КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеевның (1960-1979 еллар) улы Искәндәр Табеев гаилә архивында кадерле мирас булып сакланган докуменларны һәм фоторәсемнәрне дәүләт архивы фондларына тапшырды.
Журналистлар Искәндәр Фикрәт улы биргән 800 дән артык архив документларын тамаша кылганда:
- гаилә әгъзалары, СССРның хөкүмәт җитәкчеләре, республика предприятиеләре коллективлары белән төшкән фоторәсемнәр;


- авторы Ф.Ә. Табеев булган китаплар;
- партия-хуҗалык активларында, конференцияләрдә, халыкара очрашуларда ясаган чыгышларының текстлары;
- котлап сугылган хөкүмәт телеграммалары;
- мактау грамоталары, рәхмәт хатлары;
- Ф.Ә. Табеев эшчәнлеге турында дөнья матбугатында басылган күләмле язмалар белән йөзгә-йөз очраштылар.

Фикрәт Табеев республиканы төрле елларда җитәкләгән беренче затлар арасында аерым урын тоткан шәхес. Ул төбәкне иң кыен елларда җитәкли. Ф. Табеев идарә иткәндә республикада нефть химиясе, машина төзелеше сәнәгате үсеп китә. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре калкып чыга. Түбән Камада киләчәктә ил үсешенә сизелерлек ярдәм итәчәк Химия комбинаты, “Нефтехим”, “Түбәнкамашин” предприятиеләре төзелә, Чаллыдагы бөтен ил яшьләрен үзенә туплаган “Кама автомобильләр заводы” берләшмәсе ил горурлыгына әйләнә. Әле ул завод та Красноярск каласында төзелергә тиеш була. Самолетта шул калага очканда Табеев Брежнев белән домино уйнаган арада аңа ошбу берләшмәнең Татарстанга кулай булуын ышандыра. Әнә шулай итеп, Татарстан тиз адымнар илә СССРда иң көчле регион булып әверелә.
Аннары ... Әфганстан. Табеев Совет дәүләтенең шул илдәге тулы вәкаләтле илчесе. “Беренче елларда без дә әти белән бергә идек,- дип искә ала ул чорны Искәндәр ага. – Аннары Кабулда Америка “Стингер”лары шартлый башлагач, безнең кебекләрне ватанга озатып бетерделәр”.
Илгә кайткач, ул РСФСР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Халык хуҗалыгын күтәрүгә күп көч куя.
“Әти бик коры кеше иде. Үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булды. Шуның өчен аны иптшләре дә хөрмәт иттеләр,- диде әнисе кебек табиб һөнәрен сайлаган Искәндәр ага әтиле чакларын искә төшереп. – Мәктәптә укыганда безне тулысынча укытучылар кулына тапшырды. Алардан бер-бер зар ишетә калса, каеш “дустыбызның” тәмен татытырга да күп сорамый иде. Үзем дә шундый. Рязань өлкәсендәге туган авылым Әҗедә әкиятләр сөйләп үстергән дәү әниемне юксынып яшим. “Таң батыр” әкиятен сөйли-сөйли иде дә, йокымсырый башлагач, аркамнан: “Татар кызына өйләнә күр, балам”,- дип сөя-сөя йоклата иде. Шуның нәтиҗәседер, үсеп җиткәч, татар кызыннан башка бер генә тапкыр да башка милләт кызларын сөймәдем.

Очрашу тәмамлангач, ТР ның Архив эшләре дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Искәндәр Табеевка очрашу истәлеге итеп Татарстан тарихына багышланган китаплар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар