Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашу уздырды

Укытучылар көне алдыннан Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашты. «Открытие» дип аталган 107 нче гимназиядә түгәрәк өстәл артында укытучылар нәселе вәкилләре, конкурс призерлары, шулай ук Россиянең алты төбәгеннән, Казахстаннан һәм Азәрбайҗаннан Казанга күчеп килгән укытучылар җыелды. Шәһәр башлыгы белән бергә алар ТР башкаласында мәгариф өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.

                                                                                  Укыту стажы 340 елдан артык булган Кочемасовлар гаиләсе

 

Очрашуда Кочемасовлар гаиләсе вәкилләре катнашты – аларның гомуми укыту стажы 340 елдан артык. Әлеге нәсел 1917 елда, Петр Федорович Кочемасов Казанда рус әдәбиятын укыта башлагач ярала. Аның оныгы Виктор Юрьевич хатыны Анна Алексеевна белән 141 нче гимназиядә эшли. Ир-егет менә инде 36 ел тарих һәм җәмгыять белеме укыта, ә хатыны рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Нәселне аларның балалары Анастасия Ашуралиева һәм Арина Кочемасова дәвам итә. Олы кызы – әнисе эзләреннән, кечесе әтисе эзләреннән китте. Алар «Безнең яңа укытучы» грантына ия булдылар.

                                                                                 Киләсе елда Казанда Мәгариф хезмәткәрләре йорты бинасы ачылачак

52 нче гимназиянең география, биология һәм химия укытучысы Эльнара Хөсәенова Бакудан Татарстан башкаласына берничә ел элек күчеп килгән. Ул социаль челтәрдә үз сәхифәсен алып бара, анда һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклаша. «Моның белән актив шөгыльләнермен дип беркайчан да уйламаган идем. Мин укучылар, ата-аналар һәм мәгариф өчен мөһим мәгълүматны бастырам. Бәлки, кемгәдер бу кирәк булыр, әмма иң мөһиме — уку процессы», — дип саный Эльнара Гусейнова.

129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбәтов Казанга 2018 елда Казахстаннан күчеп килгән. ТР башкаласында укытучылар өчен һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр күп, дип саный ул. Аерым алганда, укытучы мәгариф хезмәткәрләре йорты эшчәнлеген билгеләп үтте, анда белгечләрне өстәмә укыту каралган.

«Без хәзер Подлужная урамында, Кремль яр буеннан ерак түгел, Мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасын төзи башладык. Киләсе елда тәмамларбыз дип уйлыйм. Бу бөтенләй башка дәрәҗә һәм башка мөмкинлекләр булачак. Бу бинаны төзү безнең хыял иде. Бина «УРАМ» экстрим-паркы һәм «Елмай» балалар паркы арасында урнашачак», – дип хәбәр итте шәһәр мэры.

Бинада конференц-зал, лекторийлар, эш урыннары булачак, анда укытучылар чаралар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша, һөнәри дәрәҗәләрен күтәрә, мәгариф ветераннары белән дә, яшь белгечләр, экспертлар белән дә очраша алачак. Хәзерге Мәгариф хезмәткәрләре йорты урнашкан Бауман урамындагы бина таләпләргә җавап бирми һәм барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый. Елына анда 150 гә кадәр чара үткәрелә, аларда 6 меңгә якын укытучы катнаша.

 

Казан Мэриясе сайты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ