Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүчеләр һәм призерларга – өстәмә баллар

КФУда укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге IX Бөтенроссия фәнни конференциясенең йомгаклау этабы үтте.

Әлеге конференция 1972 елдан бирле уздырылып килә, элек ул КФУ каршындагы  Кече университетта  укучылар өчен генә уздырылган булса,  хәзер  халыкара дәрәҗәгә үсте. Быел анда Россия һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән барлыгы 1704 тикшеренү һәм проект эшләре килгән.  Йомгаклау этабына 1120 эш үткән. 

Сәләтле балалар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева әйтүенә караганда, конференциягә килүчеләрнең күбесе КФУны алга таба укуларын дәвам итәчәк югары уку йорты буларак карый.  10–11 нче сыйныф укучылары арасындагы җиңүчеләр һәм призерлар КФУга һәм Россиянең югары уку йортларына укырга кергәндә  өстәмә  баллар алачак. 

Конференция кысаларында педагоглар өчен дә сәләтле балаларны ачыклау, ярдәм итү, үстерү һәм заманча инновацион  технологияләргә багышланган түгәрәк өстәл  уздырылды.  

Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Гаилә һәм мәктәп» журналы турында

«Гаилә һәм мәктәп» журналының март саны «Баш мөхәррир сүзе» рубрикасында бирелгән Сөмбел Таишеваның «Балалар белән сөйләшергә вакыт табыйк» дип аталган мәкалә белән ачыла.

Кызганыч, күпләребез вакыт юклыкка сылтау итеп, кызлары, уллары белән сирәк аралаша шул.  Әлеге язма сезне уйланырга да, балаларыгызга башка күзлектән карарга да этәрер, мөгаен.

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова белән булган әңгәмәдә бай тарихлы белем йортында алтын куллы һөнәрчеләр әзерләү турында белә аласыз. Фәния Лотфуллинаның «Артыңа борылып караганда, йөзең кызармаслык булсын» дигән язмасы әлеге һөнәр үзәгенә багышланган.

Бүгенге көндә  саллы әдәби әсәрләр түгел, газета-журнал материалларын укучылар да кими бара. Бу нәрсә белән аңлатыла,  моны хәл итү юллары бармы? 
«Рухият» фонды,  Татарстан китап нәшриятлары тарафыннан соңгы вакытта күпме китап бастырылган, аларны кемнәр укый, аңа ихтыяҗ бармы? Әлеге оешма вәкилләре һәм журналистлар катнашында узган түгәрәк өстәлдә Таңсылу Габидуллина шушы проблеманы күтәрә. 

Әлеге авторның икенче язмасы танылып килүче җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗатына багышлана. «Шәхси тормышым җиде йозак астында» дигән баш астында бирелгән материал шул хакта.

 Арагызда лидерлар, мәрхәмәтле йөрәкле затлар бармы? Минзәләдә яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы Нурһади Гыйльфанов – шундый шәхесләрнең берсе.  Юкка гына аны гүзәл затларыбыз  быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә махсус номинациядә җиңүче итеп танымагандыр шул. Альберт Сабирның  «Авыр язмышларны җиңеләйтүче Нурһади» дигән язмасы әлеге герой турында. 

Бу санда журналист Мөршидә Кыямова татарча көрәш буенча Татарстан чемпионы,  көрәш буенча спорт остасына кандидат Рудия Габдуллина  белән таныштыра. «Ир-атларны да күтәреп салучы нечкә билле кыз», – ди аның турында автор.  Бу хакта тулырак «Көрәшергә яратам»  язмасын укып белә аласыз. 
Болардан тыш, «Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар Нәүрүз бәйрәме, Ураза тотучы  һәм атлар яратучы балалар, эткә «мәхәббәте булган» кешеләр турындагы кызыклы  материаллар белән таныша ала.

Фото  Раушания Сәүбәнова архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ