Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессы республика Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия  төбәкләрен...

Бөтендөнья татар конгрессы республика Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.


Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия  төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.


муса


Конкурс түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. 



  • М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару (тулысынча яки өзек)

  • М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару

  • М.Җәлил дөнья телләрендә

  • Җәлил турында

  • Яшь җәлилчеләр

  • Сынлы сәнгать

  • М.Җәлил исеме белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия


Бәйгедә 3тән алып 25 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Финал 2019 елның 15 нче февраленә билгеләнгән. Барлык катнашучыларга таныклык каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Динә Гайзатуллина Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү яклы

«Земля» республика кадастр үзәге» АҖ генераль директоры, Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина Казан аэропорты өчен Габдулла Тукай исемен сайлауны яклап чыгыш ясады. Бу хакта ул...

Динә Гайзатуллина Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү яклы

«Земля» республика кадастр үзәге» АҖ генераль директоры, Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина Казан аэропорты өчен Габдулла Тукай исемен сайлауны яклап чыгыш ясады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы яза.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

“Бөтен дөньяда күп кенә аэропортларның бөек кешеләр исемнәре йөртүен күзәтәбез. Бу - илнең бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Шулай ук тамырлар турында искәртә, бөек кешеләр дан һәм шөһрәт казана. Миңа кешеләрне җәлеп итү, аларның кандидатураны үзләре тәкъдим итүе ошый”, - диде агентлык әңгәмәдәше.


Хәзер Татарстан Иҗтимагый палата экспертлары тавыш бирү өчен 40 исемне сайлап алган. Тулы исемлек оешма сайтында бар. 18 октябрьдә 23.00 сәгатькә кадәр “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проектының рәсми төркемнәрендә тавыш бирә ала. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кыска исемлек төзеләчәк.


“Миннән кем өчен тавыш бирәсез дип беренче тапкыр сораганда, Габдулла Тукай яки Муса Җәлил өчен дип җавап бирдем. Безнең Казан аэропорты халыкара һәм милләтара аэропорт булып санала. Татарстан бик кунакчыл, халыкара чараларны күп уздыра. Шуңа күрә чит ил кешеләре өчен дә исем җиңел укыла һәм әйтелә торган булуын теләр идем. Мин Габдулла Тукай исемен сайлар идем”, - диде Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе.


Аның фикеренчә, аэропортка бөек кешенең исемен бирү аңа яңа бердәм бренд булдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ