Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрҗани конференциясен үзгәчә

Бу конференциянең быел яңача уздырылу үзенчәлеген бәян иткәнче, Мәрҗанидәй олуг шәхесне биргән төбәккә  генә  хас  үзгәлекләрне әйтеп узыйм әле. Барыннан да бигрәк, мәгърифәтле, мәдәния...

Бу конференциянең быел яңача уздырылу үзенчәлеген бәян иткәнче, Мәрҗанидәй олуг шәхесне биргән төбәккә  генә  хас  үзгәлекләрне әйтеп узыйм әле. Барыннан да бигрәк, мәгърифәтле, мәдәниятле, чиста татар районы булуы белән данлыклы ул Әтнә ягы. Татарстан районнары арасында территориясе ягыннан иң бәләкәе үзе. «Кечкенә – тик төш кенә» дигән халык мәкале, әйтерсең лә нәкъ менә Әтнә төбәгенә атап әйтелгәндер сыман. «Әтнә», «Әтнәм» диеп, юкка гына халык җырларына кермәгән шул ул! Искиткеч бай, шанлы тарихлы, «Әтнә сөйләме» дип, галимнәребез тарафыннан татар теленең эталоны буларак кабул ителгән ана телле дә әле ул. Я, әйтегез, Әтнәдән кала Россиянең кайсы авыл районы үзендә дәүләт театры булуы белән мактала ала?! Заман болгавырлыгына бирешмичә, авыл хуҗалыгы тармагында, колхоз системасын таркатмыйча, саклап кала алган районнарның берсе дә бит әле ул! Әле ничек кенә эшлиләр! Бүгенге көндә Әтнә районы берүзе көн саен Россиянең Волгоград һәм Курган өлкәләре икесе бергә җитештергәннән дә күбрәк – 310 тонна сөт савып алуы үзе моңа дәлил түгелмени?! Сөтле, икмәкле Әтнәнең җырлы да буласына, конференцияләренең дә гөрләп узасына бернинди шигем юк.

Якташлары – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, археолог, үз заманында сөекле Тукаебызның “Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дигән олы бәһасенә лаек булган Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанине бигрәк тә зурлый, олылый беләләр Әтнәдә. Район үзәгендәге иң күркәм урамнарның берсе Мәрҗани исемен йөртә. Күренекле мәгърифәтче якташларының иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау кебек олы миссияне үз җилкәсенә алган Комыргуҗа урта мәктәбе инде ничә дистә елдан бирле Шиһабетдин Мәрҗани исемендә. Мәктәпнең үзендә менә дигән Мәрҗани музее эшләп килә. Ике елга бер олуг мәгърифәтче исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрне дә олы бер рухи бәйрәм рәвешендә уздырып киләләр. Мәгърифәтченең туган авылы – Ябынчыда «Таттелеком» компаниясе җитәкчелегенең матди ярдәме белән булдырылган мемориаль комплексына, «Муллалар коесы»на ел әйләнәсе Шиһабетдин Мәрҗани рухы алдында инде 200 елдан соң да баш иючеләр бар икән – без, барысыннан да бигрәк, Комыргуҗа мәктәбе коллективына рәхмәтле. Югарыда телгә алынган Мәрҗани конференциясенең дә шактый кызыклы, чирек гасырлык матур тарихы бар. Кайчандыр бу мәктәптә эзләнү эше буларак башланып киткән бу проектның башында олуг мәгърифәтченең туганнары катнашында зурлап уздырылган очрашу ята. Быел инде аның сигезенче тапкыр үткәрелүе икән. Моннан дүрт ел элек Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланганы шактый колачлы – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында йөзләгән Мәрҗани варислары катнашында үткән иде. Аннары аның видеофильмнар фестивале рәвешендә узганы да якты мизгелләре белән әле дә күпләрнең күңелендә саклана. VIII Мәрҗани конференциясе исә тәртип буенча узган елда ук үтәргә тиеш иде. Аңа да коронавирус зәхмәте комачаулык итми калмады. Вазгыять әле һаман да катлаулы булып калуына да карамастан, быел инде ничек тә якташлары исемен йөрткән республикакүләм фәнни-гамәли конференцияне уздыруны кирәк дип тапкан әтнәлеләр. Тик яңача –zoom форматында. Техник яктан тәэмин итүдә шактый осталык, алгарыш соралса да, авыл мәктәбе шартларында да дистанцион рәвештә оештырылган конференция барышында артык чатаклыклар, өзеклекләр булмады диярлек. Тик шулай да электәге күзгә-күз карап, җанлы аралашуга җитми инде!

Конференция каравына 55 эш кабул ителгән булган. Жюри шуларның 36 сын II турга уздырган. Аларның күбесе Әтнә, Балтач, Арча, Биектау районнарыннан. Авторлары – VIII – XI сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары. Араларында Менделеевск, Зәй, Бөгелмә мөгаллимнәре дә бар, хәтта Мари Иленең Морки районы Нурумбал урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсара Шәрифулла кызы Хатимуллина Әтнәдәге Мәрҗани конференциясендә иҗади осталыгын сынап карарга ниятләгән. Һәм әйтергә кирәк, шактый уңышлы чыгыш ясады: аның эзләнүләре Бөтендөнья татар конгрессы Дипломына лаек дип табылды.

Конференция кысаларында дүрт секция эшләде. Шуларның өчесе – укучылар, ә берсе мөгаллимнәр карамагында иде. Укучылар катнашындагы секцияләрнең берсе Ш.Мәрҗани эшчәнлеген һәм мирасын өйрәнүгә багышланса, икенчесе якынлашып килүче Халыкара туган тел уңаеннан «Халкым өчен мәңге кирәк Туган телем» дип аталды. Өченче секция исә күптән түгел генә 110 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелгән Әтнә төбәгенең икенче бер горурлыгы – татар шигъриятенең сүнмәс йолдызы Сибгат Хәким иҗатын колачлады.

Чыгышларны педагогика фәннәре докторы Рөстәм Шәйдулла улы Маликов, филология фәннәре кандидаты Рифат Фирдинат улы Мирхәев, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Рәис кызы Мортазина, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Кадим кызы Сәлахова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәрләре Алсу Әнвәр кызы Зиннәтуллина, Халидә Зиннәт кызы Баһаветдинова составындагы мәртәбәле жюри бәяләде.

Җиңүчеләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Дипломнары белән бүләкләнде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ