Тарих институтында тамырларны барладылар
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Татары и чуваши –ветви одного дерева” дигән китапның нәшер ителүенә багышланган тәкъдим итү кичәсе булды. Татар һәм чуваш халыкларының тарихындагы...
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Татары и чуваши –ветви одного дерева” дигән китапның нәшер ителүенә багышланган тәкъдим итү кичәсе булды. Татар һәм чуваш халыкларының тарихындагы уртаклыкларга багышланган әлеге күркәм җыентык Чабаксарда басылган. Анда узган елның 7–8 октябрендә Чабаксарда һәм Казанда уздырылган Бөтенроссия гыйльми-гамәли конференциянең материаллары туплап бирелгән.
– Моңарчы ике республика галимнәре арасындагы хезмәттәшлек эпизодик характерда, анда-санда гына булса, былтырдан башлап даими төс алды. Элек үзара, шәхси хезмәттәшлек күзәтелсә, хәзер коллектив хезмәттәшлек турында авыз тутырып әйтә алабыз, – дип сөйләде, аерым алганда, Тарих институты хезмәткәре Айдар Ногманов. Ул чуваш галимнәренең кечкенә коллектив белән дүрттомлык чуваш энциклопедиясен шактый сыйфатлы һәм тулы итеп нәшер итүенә дә соклануын белдерде.
Чуваш ягыннан җыентыкны туплап чыгару өчен җаваплы булган, башкалабызга тарихчыларын җыеп килгән Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты директоры урынбасары Геннадий Николаев үз чиратында: “Ике республикада археологик тикшеренүләр үткәрелде, хәзер урта гасырлар чорын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Чуваш халкы тарихы Казан татарлары тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Мондый конференцияләр даимигә әйләнсен иде. Ел саен булмаса да, ике-өч елга бер тапкыр үткәрелсен иде,” – дигән теләген җиткерде.
Чуваш галимнәре дә, бу проект киләчәктә дә дәвам итәр, уртак конференцияләр уздырылыр, дип канәгатьләнү белдерде.
Дөрес, үзара мөнәсәбәтләрдә барысы да ал да гөл, дип барабан кагарга җыенмыйбыз. Әйтик, ясаклы чувашларның кайсы милләткә каравы хакында әле дә бәхәснең туктаганы юк. Шунысы да бар: бер аңлашылмаучылык та калмаса, бәхәсләр тынса, фән дигәнебез фән булудан туктар иде.
Халыкларыбызның үзара багланышлары шактый тирән булуы турында сүз чыккач, туган җирендә – Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында республикабызның Тау ягында яшәүче керәшеннәрнең музеен төзегән Вячеслав Даниловның сөйләгәннәре искә төште. “Сер түгел, керәшеннәр арасында татарлашкан чувашлар да бар. Әле хәзер дә безнең яктагы кайбер керәшен авылы егетләре Чувашстандагы чуваш авылы кызларына өйләнәләр. Татар-чуваш авыллары арасындагы элекке багланыш әле һаман да сакланып килә, – дип искәрткән иде. Мин шуны әлеге кичәдә халыкка җиткергәч, Мәлки керәшеннәрен өйрәнгән сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: “Алай гына да түгел. Мәлки керәшеннәрендә, ир-егетләр тарафында чуваш йогынтысы сизелмәсә дә, хатын-кызларның чигү-туку эшләрендә чуваш мотивлары, бизәк-сурәтләре ярылып ята,” – дип өстәде.
Кызганыч, әлеге җыентык нибары 150 данә генә нәшер ителгән.

- Татарлар һәм чувашлар элек-электән бер-берсенә хәерхаһлы булган. Әйтик, чувашлар Көнбатыш Себергә күчкәндә дә, күрше, якын халык дип, татарлар янына урнашырга тырышкан. Гомумән, безнең мөнәсәбәтләрне барлау Урта Идел буе халыклары тарихын өйрәнү өчен бик әһәмиятле. Бу китапта татар һәм чуваш галимнәренең күп кенә мәсьәләләрдә уртак фикергә килүе күренә. Урта Идел буе тарихын язганда, хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итәргә, көчәйтергә кирәк, – дип чыгыш ясады Тарих институты директоры Радик Салихов.

Комментарийлар