Логотип Магариф уку
Цитата:

Ватанпәрвәрлек – тәрбия үзәгендә

Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 31 нче урта мәктәп – Нефтехимик ял паркына сыенып утырган. Моннан чирек гасыр элек нигез салынган белем үзәгенең бинасын төзүдә Рәшит Госман улы Галиәхмәтов башла...

Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 31 нче урта мәктәп – Нефтехимик ял паркына сыенып утырган. Моннан чирек гасыр элек нигез салынган белем үзәгенең бинасын төзүдә Рәшит Госман улы Галиәхмәтов башлап йөргән. Ул бүгенге көндә дә әлеге мәктәп белән җитәкчелек итә. Без мосафир-журналистларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алган директор һәм аның коллегалары мәктәп тормышы белән якыннан таныштырырга мөмкинлек тудырдылар, эчкерсез аралашырга да вакыт таптылар.

Сүз башы – спортчылар
– Диварлары «алтын-көмеш» белән тулган мондый мәктәпләр сирәк, Рәшит әфәнде, – дип башлыйм сүземне, киштәләргә тезелеп киткән кубокларга ишарәләп.
– Болары – безнең яшүсмерләр командаларының спорттагы уңышларын дәлилләүче кубоклар,– ди Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре Рәшит Госман улы. – Күрәсезме, аларның берсен дә пыяла стендларга куймадык. Мәктәпкә яңа аяк баскан һәр укучы кубокларны, кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карый алсын, ул аңарда кызыксыну уятсын. Бу экспонатларга балаларның күңел җылысы, җиңү шатлыгы сеңгән кебек. Мәктәпнең дистәләгән укучысы, спортның күп төрләрендә үзләрен сынап, олы спортка юл ярырга өлгерде.
Алар арасында хоккей, йөгерү, чаңгыда узышу, суда йөзү, машинада узышу, янгын сүндерү спорты, карате, бокс буенча спорт осталары яки кандидат дәрәҗәсен алган егет һәм кызлар бар. Бездә белем алып чыкканнардан Гагарин кубогы иясе, «Нефтехимик» клубы уенчысы Дамир Шәрипҗанов һәм абруйлы Стэнли кубогына соңгы ике ел рәттән ия булган «ТампаБэй Лайтнинг» хоккей клубы сакчысы Михаил Сергачёвны аерым әйтеп үтәсем килә. Михаил 16 яшендә үк дөнья Кубогын яулауда катнашты, хоккей мәйданчыгында «иң яхшы сакчы» буларак танылды һәм шуны ел да призлы урыннар белән раслый килә. 2019 елда дөнья чемпионатында уйнап, бронза медальгә лаек булды. Яңа ел алдыннан гына аның үзе һәм гаиләсе турында үзәк телевидение тапшыру күрсәтте. Зур кызыксыну белән карадык: үзең укыткан, тәрбияләп чыгарган укучыңның уңышларын күрү олы бәхет икән ул.
Укучыларыбыз безне дә онытып бетермиләр. Түбән Камага кайткач, җай чыгу белән, мәктәпкә килеп, укучыларга спортка ничек килүләре турында сөйлиләр, кызык-
лы истәлекләре белән уртаклашалар. Алар үзләре дә, хоккей уйнау белән бергә, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итә. Уйлары – киләчәктә яшь алмаш әзерләү, тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү.

Безнең мәктәп педагоглары укучыларга белем бирүдән тыш, әхлакый яктан тотрыклы, сау-сәламәт балалар тәрбияләп чыгаруны үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Шунлыктан тәрбиягә игътибар көчле. Яшүсмер спортчылар, «Яшь армия» «Эзтабарлар» отряды активистлары бу эштә укытучыларның беренче ярдәмчеләре, күптөрле чаралар алар катнашында уза.
– Чирек гасыр элек оештырылган мәктәп музеена кергәч, «Тәрбия бирүнең милләтпәрвәрлек юнәлеше шушыннан башлана торгандыр инде? – дип сорап куйдым.
– Теге яки бу чорга караган кайбер тарих дәресләре, патриотик рухтагы дәресләр, сугыш ветераннары – әфганчылар, төрле «кайнар нокталар»да катнашкан хәрбиләр белән очрашулар биредә уза, – диде үзе отставкадагы капитан дәрәҗәсендәге Рәшит әфәнде. – Без укучыларга үзебезнең бай тарихны, ирекнең һәм тыныч тормышның никадәр корбаннар бәрабәренә яулап алынуын аңлатырга тырышабыз. Аларның да ата-бабалар эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр булуын телибез. Бөек Ватан сугышы чорына багышланган бүлектә Советлар Союзы каһарманы, кече лейтенант Селивёрст Давыдовка багышланган, аның батырлыгы турында сөйләүче почмак оештырдык. Укучыларның «Яшь армия» отряды аның исемен горур йөртә.
Кызганыч, узган гасырның 90 нчы елларында илдә патриотик тәрбия бирүгә игътибар шактый кимеде. Кызыл мәйданда Җиңү парады уздырылмый башлады, үзләренең хәрби бурычларын үтәгән әфганчылар бөтенләй онытылды. Әмма Түбән Камадагылар укучылар белән аралашып тордылар, очрашуларга килделәр. Бу патрио-
тик тәрбия чараларының бер формасы иде. Әле дә булса әфганчылар һәм башка ветераннар белән элемтәләребез нык, аларның балалары биредә укып чыкты, оныклары укый. Буыннар чылбыры сакланып калганда, тарихны онытмаганда киләчәгебез бар дип ышанып әйтә алабыз. Шәһәрдәге «Эзтабарлар» отрядлары да бу юнәлештә актив эшләп килә, алар безнең ярдәмчеләребез, музейга куелган ике меңнән артык экспонатның бер өлеше алар тырышлыгы белән тупланды. Тарихка күз салсак, милләттәшләребез – илгә иң күп каһарман биргән халыкларның берсе. Моны яңа буын вәкилләренең белеп үсүе, хәтерендә саклавы мөһим.
«Сугыш кайтавазы» залында яу кырында ятып калганнарның һәм сугыш ветераннарының шәхси әйберләре, хәрби киемнәр, кораллар, шул чор белән бәйле төрле ядкярләр урын алган.

Әткәйләр ядкяре
– «Туган якны өйрәнү» дип аталган эчке бүлмәдәге бүлектә халкыбыз һәм безнең белән гомер кичерүче башка халыкларның көнкүреше чагылыш тапкан. Узган гасырда кулланган эш кораллары, әле дә күз явын алырлык хатын-кыз күлмәкләре, каюлы, чигүле читекләре, эш кораллары, бала тартып йөргән кул арбалары һәм дә башка әйберләр. Агачтан ясалган бала арбасын Каенлы авылындагы бер гаиләдән алып кайтканнар. Үземә дә кызык булып китте, беренче тапкыр шундый экспонатны очратуым. «Хатын-кыз күңеле – балада, ир-егетнеке атта булыр» дигәндәй, музейның бер почмагында урнаштырылган ат иярләрен, утыргычларын күреп: «Боларын каян табып кайтты-
гыз?» – дип кызыксынам.
– Әтием бүләк итте, – ди директор аерым бер шатлык белән. – Авылда калса, чүплеккә чыгарып ташлаган булырлар иде. Мондый әйберләр – үзе тарих. Хәзер замана башка, салада атлар бетеп бара. Элек аттан башка хуҗалыкта берни эшләп булмаган, ир-егетләр яуга да атка атланып киткән. Бөек Ватан сугышында, әйтик, 1943 елда гына да дошманга каршы көрәшкә керү өчен, 28 кавалерия дивизиясе оештырылган булган. Анда 222 мең 816 ат, 239 меңгә якын сугышчы исәпләнгән. Башкортстанда яшәгән милләттәшебез генерал-майор Миңнегали Шәйморатов шуларның берсен җитәкләгән. Әлеге кавалериянең каһарманлыгы турында сөйләгәнне укучылар бик бирелеп тыңлыйлар. Укучыларыбыз Җәлил һәм җәлилчеләр, Матросовлар, Карбышевлар, Гавриловлар кебек геройлар хакында да белеп үсәргә тиешләр. Шуңа да сыйныфтан тыш чараларда, «Батырлык дәресләре»ндә Бөек Ватан сугышы темасы еш яктыртыла, һәм сөйләгәннәр бала күңелендә үз урынын таба. Аларда сугышлар, батырлыклар турында кызыксыну бар. Патриотик, спорт, рухи-әхлакый юнәлештәге тәрбия бергә үрелеп бара. Бу эшчәнлектә педагоглар, нинди фәннәрдән белем бирүләренә карамастан, актив катнашалар.
Баз – һәлакәттән саклану макеты
– Узган гасырның 90 нчы елларында илдә башланган түнтәрелеш тәрбиянең тез астына сукты. Нәрсәнедер кулдан ычкындырдык. Аның шаукымы әле шактый елларга үзен сиздереп торыр. Мондый чорда ир затына аерым йөк салынырга тиеш кебек. Халык теленә «Ир – гаиләнең терәге», «Гаиләдә ир-ат тәрбиясе», «Әтиең нәрсә әйт-
сә, шул булыр» дигән гыйбарәләр юкка гына кермәгәндер. Аңлавымча, Сез авылда туып үскәнсез. Саладагы тормыш, тәрбия каланыкыннан аерылып тора. Балачак, үсмерлек елларын искә төшереп алыйк әле.
– Без – совет чоры балалары, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм тыл батырлары үрнәгендә үскән буын. Шуңа да күңелебездә өлкәннәргә хөрмәт, аларның һәр сүзенә колак салып һәм киңәшен тотып эшләү канга сеңгән. Җандагы ватанпәрвәрлек хисләренә шулар оеткы салган, ул еллар дәвамында формалашкан. Мин 8 нче сыйныфка кадәр рус мәктәбендә белем алдым, соңгы ике елын Тәтеш районының Алабирде авылыннан Апас чигендәге Иске Йомралы мәктәбенә сигез чакрым җәяү йөреп укыдым. Яңгыр-буран, юллар начар дип тормадык, яшьтәшләрем белән, йөзне кардан ертып булса да, юлга чыга идек, белем юлына... Бөтен фәннәрне дә яратып укыдым, чөнки аның барысы да киләчәктә кирәк булачагын аңлый идем. Су керәсе килсә, инеш бар иде. Безнең мәктәптәге кебек икешәр бассейн төшкә дә кермәгән ул чакта. Урамда туп типтек, елгада боз каткач, хоккей уйнарга йөрдек. Үзебезне кызгандырырга теләп, әти-әни алдында зарланып утырмадык. Чөнки, хәрби хезмәткә алынгач та, гаилә коргач та, тормыш авырлыгын үзебез күтәрергә тиешлеген аңлап үстек. Әтием гаиләнең терәге булды, әнием гаилә учагын саклап тотучы чын хуҗабикә иде. Әти үрнәге, әниемнең яшәү рәвеше һәм аларның үзара мөгамәләсе миңа тормыш дәреслеге булды. Моңа укытучыларымның безгә булган җылы, кайгыртучан карашлары, кылган күркәм гамәлләре өстәлде...
– Бәлки, шуларның берәрсенә тукталып үтәрсез, – дип, сораулы карашым белән җитәкчене бүлдерәм.
– Фәннәрне белү, эшкә өйрәнү кирәклеген физика укытучысы беренче карашка гади тоелган гамәле белән исбатлап куйды. «Балалар, әйдәгез, радиотүгәрәк оештырабыз», – диде ул. Без уйга калдык. «Кибеттә радио сатыла, аны ясау безгә нигә кирәк?» – дип әйтүчеләр дә табылды. Әмма берничәбез, укытучыга ияреп, эшне башлап җибәрдек. Әтинең: «Күз куркыр – кул эшләр» дип әйткән сүзләрен ишеткәнем бар иде. Бу шөгыль кызыклы гына түгел, акча да китерә торган булып чыкты. Баштагы мәлдә хуҗалыкта еш кулланыла торган үтүк, радио, телевизор кебек әйберләрне сүтеп-җыярга, ремонтларга өйрәндек, шулай итеп дәрестә алган белемне ныгытып куя идек. Аннары, безнең бу осталыгыбызны ишетеп, авыл кешеләре үзләренә дәшә башладылар. Авылда ремонтлатыр әйбер күп бит ул. Әнә шулай «һөнәрле» булып киттек, үз кирәк-яракларыбызга тотарлык акча эшләдек...

Башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы да үзенчәлекле кеше иде. «Илне саклау өчен хәрби булу гына мәҗбүри түгел, үз эш урыныңда Ватанны сакларга әзер булу мөһим», – дигән иде ул. Бервакыт үзенә кунакка дәште. Сүзен ерактан уратып башлады: «Без нәрсә янында басып торабыз әле?» –
диде ул, безне гаҗәпкә калдырып. «Бәрәңге базы янында, абый!» – дип куйды арадан берәү. «Юк, – дип, кырт кисте укытучы абый. – «Гражданнар оборонасы» дәресләрендә сөйләгән саклану урыннары турында оныттыгыз, ахрысы?! Бу – атом бомбасы һөҗүменнән саклану урыны була». Эченә кердек: монда, чыннан да, утырып, ятып торырлык урын бар, махсус киштәләргә консерв банкалары, ризыклар урнаштырылган. Бер-бер хәл була калса дип укытучыбыз башка кирәк-яракларны да әзерләгән. Бәлкем, ул аны атом коралыннан саклану өчен кормагандыр, дәрес кулланмасы итәргә генә теләгәндер. Бу – укытучының үз эшенә бирелгәнлеге булып, минем күңелгә кереп калды.
Совет Армиясендә хезмәт иткән чакта һәм институтта укыганда, укытучымның башлангыч хәрби хәзерлек дәресләрендә биргән белеме, киңәшләре, үзләштергән гамәли күнекмәләрем бик ярап куйды. Мөгаллимнәремә гел рәхмәтле булдым. Түбән Камага килеп, мәктәптә хәрби хәзерлек һәм тормыш куркынычсызлыгы фәннәрен укытканда, үзем дә алган белемемне, булган тәҗрибәмне балалар белән бик теләп уртаклаштым. Хәзер мәктәбебездәге барлык фән укытучыларының патриотик тәрбия аша яшь егетләр һәм кызлар күңеленә ачкыч таба белүләрен күреп сокланам, еллар гына тыныч, имин булсын дип телим. Ватан, туган җир, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен укучыларыбызның аңлап үсүләренә куанам мин. Аларның мәйданнан тигез саф белән бергә атлап узуларын, вакытка карап, автомат сүтеп җыюларын, бассейн-
да оста йөзүләрен, ерак араларга йөгерүләрен, ГТО нормаларын авырлыксыз үтәүләрен күреп, безгә лаеклы алмаш үсә дип әйтә алам. Мәктәп эшчәнлегендәге бу зур юнәлешне үзем генә күтәрә алмас идем. Янымда үз эшләренә чын күңелдән бирелгән белгечләр, мәктәп ачылганнан бирле бергә эшләүче фикердәшләрем бар. Болар – тормыш куркынычсызлыгы фәне укытучысы Рәфхат Гарифулла улы Сәгъдиев, тәрбия эше буенча урынбасарым Светлана Викторовна Бочкарева, физкультура укытучысы Әмир Юныс улы Шәрипов, йөзү инструкторы Алсу Әсгать кызы Гаянова.

– Укучыларыгызның гомуми рәвештәге формалардан йөрүләре сокландырды әле, кадет мәктәпләрендәге кебек, – дим.
– Безнең мәктәп базасында кадет сыйныфлары ачу уе да бар иде. Моның өчен белем үзәгенә ремонт ясарга, өстәмә чыгымнар тотарга кирәк булганлыктан тукталып калдык, – ди Рәшит Госман улы. – Әмма һич тә күңелне төшермибез, укучыларыбыз арасында хәрбиләр дә, хокук саклау органнарында, янгын сүндерү һәм коткару хезмәтендә эшләүчеләр дә бар. Шәһәр нефтехимия үзәге булганлыктан, яшьләрнең әлеге һөнәрләрне сайлавы бик табигый. Бу хезмәтләргә белемле, акыллы, физик һәм мораль яктан әзерлекле яшьләр тәрбияли алуыбызга куанабыз. Әлеге матур формадан мәктәптәге барлык сыйныф балалары да йөри. Ул аларның уй-фикерләрен, үз-үзләрен тотышларын билгеле бер тәртиптә тотарга ярдәм итә. Укучыларыбыз район, шәһәр күләмендә уза торган патриотик чараларда актив катнаша.
Татар егет-кызлары сынатмый
– Илгә тугрылык ата-ананы ярату, ана теленә мәхәббәтне бер- берсеннән аерып карап булмый сыман. Мәктәптә туган телләрне өйрәтү ни дәрәҗәдә оештырылган?
– Мин гуманитар фәннәр буенча белгеч түгел, әмма җитәкче буларак, туган телләрне укыту белән бәйле проблеманы чишү юлларын табарга тырышам. Мәктәп 825 урынга исәпләнгән булса да, беренче елларда без 1800 укучыны кабул иттек. Нинди телдә укыту мәсьәләсендә дә уртак фикергә килергә кирәк иде. Шәһәр төзегәндә, якын-тирә авыллардан килеп төпләнгән милләттәшләремнең балалары, оныклары бездә укырга тиешлеген искә алып, беренче елны ук татар сыйныфлары ачтык. Бу юнәлештә әле дә уңышлы эшләп киләбез. Мондый мәсьәләдә эшне бала белән сөйләшүдән башлавың хәерле, аннары ата-ана фикерен өйрәнәсең. Дөрес, арада төрле карашлы ата-аналар очрый. Бездә: «Туган телне өйрәнәсем килә»,– дигән балаларга бернинди чикләүләр юк. Балага туган телен Ватанын, ата-анасын яраткан кебек яратырга тиешлеген аңлатып торабыз. Яшь буынның туган телне, милли традицияләрне саклап, рухи-әхлакый яктан тәрбияле булып үсүләрен телибез, моңа үзебезнең дә өлешне кертергә тырышабыз.
Телләрне никадәр күбрәк беләсең, шулкадәр яхшы ул. Мин үзем фән конкурсларында, бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булган укучыларыбыз арасында туган телендә матур итеп сөйләшүче балалар булганга шатланам. Татар егет-кызлары сынатмый: имтиханнарны югары баллга тапшыручылар һәм урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар арасында алар байтак. Бер укучыбыз Диләрә Галиева «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә бер миллион сумлык грант отып кайтты. Минемчә, хикмәт, нинди телдә укуда түгел, бәлки баланың омтылышында, үзенең сәләтен ача белүдә. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар: музыка мәктәбе, 20 дән артык юнәлештә эшләп килүче түгәрәкләр. Шулар арасыннан күңелеңә хуш килгәнен, үзеңә киләчәктә дә файдасы булырдаен сайлап алырга гына кирәк. Озак уйланып, икеләнеп йөргәннәргә: «Һич югы, «КамАЗ-Мастер» командасы штурманы булу турында хыяллан», – дип әйтәм. «Йә халыкара спорт остасы Евгений Яковлев арбасына утырырга тырыш», – дип, уенын-чынын бергә кушып, үз теләкләремне белдерәм. Бу – танылган спортчы 31 нче мәктәпнең горурлыгы, безнең укучыбыз, мин аның укытучысы һәм җанатары. Безнең өчен мәктәпкә әнә шундый үзалдына олы максат куярлык, зур хыяллар белән яшәүче балаларның килеп торуы кирәк. Укытучыларыбыз аларның сәләтләрен ачу, теләкләрен тормышка ашыруда ышанычлы ярдәмчеләр булачаклар.
Укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да – һәммәбезгә Яңа елда яңа уңышлар телим. Ышанычлы адымнар белән алга, дусларым!
      Альберт САБИР       

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ