Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт дәресләрендә нәрсәләргә өйрәтәчәкләр?

Совет заманында мәктәпләрдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә никадәр җитди әһәмият бирелүен әле күпләр хәтерлидер.

Физик хезмәт сыйфатында авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашумы, мәктәпнең производство бригадасы эшчәнлеген оештырумы, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында эшләүме... Хәзер инде укучыга класс тактасын сөртертү дә гаеп санала башлаган иде. Соң булса да мәктәптән үк аксөякләр тәрбияләүнең юньлегә алып бармасын өстәгеләр – ил түрәләре дә аңлый башлады шикелле. Хагы шул: мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Шуны аңлаган хәлдә, Россия мәктәпләрендә быелның 1 сентябреннән «Хезмәт» предметы укытыла башлаячак. Аның составына биш мәҗбүри модуль керә, тагын өчесе теләк буенча.

Хезмәт дәресләрендә нәрсәләргә өйрәтәчәкләр соң?
Болар – «Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы. Сызым», «Робототехника», «3D-модельләштерү, прототиплаштыру, макетлаштыру» – мәҗбүри модульләр. Теләгән очракта укучылар шулай ук «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» модульләрен дә сайларга мөмкиннәр.

Төбәк ихтыяҗларына бәйле рәвештә «Авиамодельләштерү», «Медиатехнологияләр», «Сити-фермерлык», «Ресурсларны сак тоту технологияләре» һәм башка модульләр өстәлергә мөмкин. Билгеләп үтелгәнчә, 5 – 7 нче сыйныфларда хезмәт дәресләре өчен атнага ике сәгать бирелә, ә 8 – 9 нчы сыйныфларда берәр сәгать булачак. Дәресләрдә шулай ук профориентация элементлары да кертелергә мөмкин.

Башлангыч мәктәптә хезмәт дәресләрендә дүрт модуль булачак: «Технологияләр, һөнәрләр һәм җитештерү», «Материалларны кулдан эшкәртү технологияләре», «Конструкторлаштыру һәм модельләштерү», «Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр».

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ