Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйдә гаилә бәйрәме

Зәй районының Югары Пәнәче мәдәният йортында гаилә бәйрәме үтте

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан шушы көннәрдә Зәй районының Югары Пәнәче мәдәният йортында «Искечә Яңа елга – яңа теләкләр» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәргәннәр. 

Биредә гаилә традицияләре, тәрбия үрнәкләре, гаилә белән бәйләнешле истә калган хатирәләр барланды. Шулай ук Пәнәченең үрнәк, тату, тырыш гаиләләре турында мәдәният йорты фойесында күргәзмә дә әзерләнгән иде. Бергәләшеп печән әзерләү, гектары белән чөгендер утау, каз-үрдәк өмәләре, сөт эшкәртү, сыер көтүенә чыгу – гаиләдә онытылмаслык кызыклы да, файдалы да булган вакытлар. Кызыклы уеннар да гаилә мәшәкатьләренә багышланган иде. «Сыер көтүе кайта, сыерларыңны каршы алып, сарайга яп», «Юылган керләреңне тиз генә төр», «Язылган маеңны базарга алып бар», «Бакча тулы бәрәңгене тиз арада җый», «Кабакларны капчыкка тутыр» кебек уеннарда тамашачылар да актив катнашты. «Капчык эчендә җырлар» конкурсында төрле темага җырлар җырланды һәм эчтәлекле әңгәмә мул өстәл артында дәвам итте, ди зәйлеләр.

Материал,фото: Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ