Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТНВ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон уздыра
20 сентябрьдә ТНВ телеканалы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон үткәрә. Бу хакта матбугат очрашуында ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Светлана Кадырова хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин IX чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов: “Халкыбызның сайлауларда актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм”
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов сайлауда тавыш бирде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирде.
-
Студент егет «Söylä Tatar» сервисын уйлап тапкан
Иннополис университетының икенче курс студенты Нурислам Данисов, «Үз телем» республика бәйгесендә җиңү яулап, үз проектын үстерү өчен грант откан.
-
Бүген укытучыга һәйкәл ачыла
18 сентябрь көнне Казанда республиканың педагогик җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга көтелә. Бүген укытучыга һәйкәл ачу тантанасы узачак. Чара Казансу елгасы яр буендагы төзекләндерелгән «Укытучы йорты» скверы территориясендә үткәрелә.
-
Илья Тарасов «Россиянең ел укытучысы – 2026» бәйгесенең иң яхшы 20 педагогы исемлегендә
Илья Тарасов «Россиянең ел укытучысы – 2026» бәйгесенең иң яхшы 20 педагогы исемлегенә керде. Укытучы «Педагогик әңгәмә» һәм «Ачык дәрес» сынауларын уңышлы узды.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бүген «XV Вәлиулла Якупов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында «Гаилә һәм мәктәп» журналының Россия ислам институты, ТР Диния нәзарәте белән берлектә үткәргән «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Илсур Һадиуллин Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсы призерлары белән очрашты
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаган педагоглар белән очрашты. Татарстан вәкилләре бәйгенең финалында призлы урыннар яулады.
-
«Яшьләр вакыты» фестивале узачак
18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршында «Яшьләр вакыты» фестивале узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Сайлау көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә дәресләр башка форматта узачак
18 һәм 19 сентябрьдә сайлау комиссияләре урнашкан мәгариф оешмаларында уку процессы башка форматта оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
-
Ирада Аюпова: «Дәүләт мәдәни кыйммәтләргә ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш»
Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда бүгенге мәдәниятнең җәмгыятьтәге урыны, театрларның репертуар сәясәте, традицион мәдәниятнең заман белән бәйләнеше һәм мәдәни кыйммәтләргә ихтыяҗ тәрбияләү турында сөйләде.
-
Казанда «Россия – минем офыкларым» төбәк форумы узачак
23 сентябрьдә Казанның Совет районындагы 11 нче күппрофильле лицейда «Россия – минем офыкларым» төбәк форумы узачак. Анда укучылар, педагоглар, мәгариф оешмалары вәкилләре, эш бирүчеләр һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашачак.
-
Казан тәрбиячесе Татарстанны Бөтенроссия тәрбиячеләр бәйгесендә тәкъдим итә
20–26 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә «Россиянең Ел тәрбиячесе – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Марат Әхмәтов Яр Чаллыдагы 27 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырды
Яр Чаллыда 27 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантаналар сараенда узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.




