Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы булу җиңелме?

Раушания Нургали кызы БАҺАВЕТДИНОВА,Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 31 ел.Уйлар, уйлар, уйлар... Әйе, уйларым, тормышым юллары буйлап, еракларга алып китә. М...

Раушания Нургали кызы БАҺАВЕТДИНОВА,
Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 31 ел.

Уйлар, уйлар, уйлар... Әйе, уйларым, тормышым юллары буйлап, еракларга алып китә. Мин гади бер авыл укытучысы, утыз елдан артык авыл балалары белән үткән еллар, бары бер авыл, бер мәктәп... Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп киткән. Еллар узган саен, үз-үземә сорау бирәм:” Кем ул авыл укытучысы, җиңелме соң авылда хәзерге заман укытучысы булу?”


Укытучы булу, нәни балаларга белем һәм тәрбия бирү – минем балачак елларымның изге хыялы булды. Чөнки без үскән чордагы авыл баласы өчен укытучыдан да бөек, буй җитмәслек һөнәр иясе юк иде. Укытучыларны Алла урынында күргән, китапларга изге итеп караган әбекәм, үзе бер хәреф тә танымады, ләкин укытучыларга багышлап шигырьләр чыгарганда: “Балаларга белем бирүдән дә саваплы эш юк, кызым, син укытучы булырсың, яме”- дия-дия минем нәни күңелемдә бу һөнәргә мәхәббәт уятты һәм балачак хыялым мине Казан дәүләт педагогия институтынның филология бүлегенә алып килде. Кулына  укытучы дипломы тоткан яшь кызны язмыш күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак Әгерҗе районының Шаршады мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Менә өч дистә елдан артык һәр көнемне үз укучыларыма багышлыйм.


Шаршады мәктәбе, 100 еллык тарихы булган, боярның  җәйге утарын мәктәп итеп үзгәртеп корган авыл мәктәбе. Шул мәктәптә 24 ел Тукай теленең нигезләрен өйрәттем дә замана үзгәртеп корулары мәктәбебезне башлангыч итеп калдыргач, өр-яңадан укып, кулга “башлангыч сыйныф укытучысы” дигән диплом алдым . Шушы мәктәп – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме?


Могҗиза көтеп күзләреңә текәлгән баланың чиста ак кәгазь битедәй күңеленә бәхет орлыклары сибә укытучы. Аның кулында бала язмышы гына түгел, ә бөтен авыл халкы язмышы бит. Авыл халкына ул сөйләгән тәрбияви чыгышлар, ул оештырган кичәләр, куйган концерт-спектакльләр һәм башка санап бетергесез эшләр…Үзенә дә заманнан артта калырга ярамый: һәрдаим белемеңне күтәреп торырга, яңалыклар белән кызыксынырга кирәк; дәресләре беткәнне өеңдә тавык та чүпләп бетерә алмастай эшләре дә көтеп тора; 4 кызыңның 4 проблемасын хәл итәргә дә ул кирәк; ялгыз яшәүче әби–бабай да аның капканы ачып кергәнен көтеп тора; бер кочак газета- журналларны укып, уй-фикерләрен мәкалә итеп тезәсе дә бар…


Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда авыл укытучысына җиңел түгел: кул астында кирәкле техник җиһазлары юк, балаларга рәхәтләнеп уйнарга спортзалы да хыялда гына; яңа иркен мәктәп тә хыялда ымсындырып тора- ләкин без бирешмибез. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет. Әтеге проблемалар арткы планга күчә. Авыл укытучысы : “Без булдырабыз!”- дип яши, ә авыл баласы булдырыр өчен үсә.


Мин авыл укытучысы - укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. «Мин анда укыдым», дип горурланырлык укучыларың булу зур бәхеттер дип уйлыйм Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һәм авыл мәктәбендә эшләвемә һич үкенмимен. Мин бик бәхетле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ