Авыл укытучысының уйланулары
Фидалия Ринат кызы Гыйльманова,Чистай районы Татар Баганалысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел.Матур итеп киенеп, кулларга аллы-гөлле чәчәк бәйләме тотып, шатланып у...
Чистай районы Татар Баганалысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 32 ел.
Матур итеп киенеп, кулларга аллы-гөлле чәчәк бәйләме тотып, шатланып укырга килүче балалар күз алдына килә. Үземнең дә беренче мәртәбә, беренче сыйныфка баруым чын бәйрәм булып исемә төшә. Күпме еллар үткән?! Гомеремнең 32 елы бер мәктәптә, үземнең туган авылымда үтте. Саф татар авылында яшәп, балаларны туган телне яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтү өстендә эшләвемне хәзер дә дәвам итәм әле. Эшләү дәверемне бушка киткән диеп әйтә алмыйм, 10лап укучым татар теле мөгаллимнәре булып, республиканың төрле җирләрендә уңышлы гына эшлиләр. Ә кайберләре балалар бакчасында хезмәт итәләр.
Җәмгыятьнең бүтән тармаклары кебек, мәгариф тә үсеш, үзгәреш кичерә. Ә аның үсешен заманыбыз казанышы булган мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ә ана телен укытыны күргәзмәлелектән,өстәмә әдәбияттан башка уйлап та булмый. Компьютер дигән могҗиза укытучының хезмәтен бермә-бер җиңеләйтте. Интернеттан, иренмичә, эзләнергә генә кирәк. Электрон журнал, электрон көндәлек. Алары инде – заман таләбе. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, заман белән бергә атларга, аның катгый таләпләренә буйсынырга туры килә.
Әлбәттә, бүгенге балаларны да интернеттан башка күзаллап булмый. Мәктәп программасы буенча кирәкле байтак мәгълүматны да шуннан алалар, музыка да тыңлыйлар, аралашалар. Әмма һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиеш. Бала көн саен 7-8 сәгать компьютер каршында утыра икән,уйланырлык урын бар.
Авыл укытучысының проблемалары җитәрлек. Балаларны татарча укытып, русча БДИ бирдерү, аларга югары уку йортларына да керергә ярдәм итү. Яз җитү яңа мәшәкатьләр алып килә. Мәктәп яны бакчасы, авыл өмәләре, чишмәләрне чистарту, урманда посадка утырту. .. Гөрләп торган авыллардагы гап-гади хезмәт кешеләрен җир хезмәтеннән читләштерделәр, халык эшсез. Бу күренешләр бездә дә күзәтелә. Акчасыз, эшсез халыкка яшәү авыр. Яшьләр шәһәргә китә. Авылда карт-коры яши. Ә бу мәктәпнең киләчәгенә суга. Дөрес, авылны яшәтергә омтылучылар да бар, ләкин юллар булмау – тагын бер проблема. Кемнең генә тездән саз ерасы килсен соң?
Авылда яшьләр калмауның тагын бар сәбәбе булып, яшьләрнең югары белем аласы килү тора. Авыл кешесе соңгы сыерын сатып булса да баласына югары белем бирергә тырыша. Үзе гомер буе чиләнгән әти-әнинең теләге шундый. Хезмәт белән үскән авыл баласы үзе дә җиңеллек эзли. 90 нчы елларда үрчегән түләүле вузлар, филиалларның күп булуы да моңа йогынты ясамый калмый, билгеле.
Хәзерге тормышта “китапсыз, укымыйча гына яшәп, акча эшләп була” дигән фәлсәфә яши. Без, өлкән буын укытучылары, моның белән килешмибез. Без китапны укып кына калмыйбыз, ә күңелгә сеңдерергә өйрәнгәнбез. Минем күңелгә китапның битен кыштырдатып уку якын. Буяу исе килеп торган китапта сихри көч бар.
Студент елларыннан ук “Совет мәктәбе” журналын алдым. Чөнки 3 курста укыганда редакция хезмәткәрләре очрашу үткәреп, безне журнал белән таныштырганнар иде. 35 ел “Мәгариф” белән яшим. Һәр язмагыз тәрбия дәресенә тиң. Яшьләр дә “Мәгариф”тән аерылмасыннар. Сайлаган һөнәрләрен камилләштереп, тәҗрибә тупласыннар иде.
М.Мәһдиев язганча, укытучыларны ”фронтовик”ка тиңләп була. Укытучы, мөгаллим кеше, боерык көтеп тормыйча, үз вакытында торырга, минутлап хәзерләнергә, минутына мәктәпкә килергә , ягъни минутлап яшәргә мәҗбүр. Кәефе булмаса да, елмаерга тиеш. Авырсаң да килми калмыйсың.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Укытучы яшь буынны тәрбияли, белем бирә, сынала, тәҗрибә туплый, үсә, ныгый. Балада кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска өйрәтә. Укытучы – галәмнең олуг заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел. Кешеләр хәтерендә игелекле Укытучы исеме белән яшәсәк иде!
Комментарийлар