Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкләр юлы кирәк Кешегә

Эльмира Рәис кызы РӘСҮЛЕВА,Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 19 ел.Маңгай тиремне агызып, җир казыдым. Аны яхшылап эшкәрттем: йомшарттым, тырмаладым, к...

Эльмира Рәис кызы РӘСҮЛЕВА,
Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы- 19 ел.

Маңгай тиремне агызып, җир казыдым. Аны яхшылап эшкәрттем: йомшарттым, тырмаладым, күперттем. Бисмиллалап, беренче орлыкларымны чәчтем, җылы су белән шифалап та куйдым.


Күзгә күренеп тишелеп чыккан үсентеләргә җан җылымны өрдем дә иркәләп, назлап, аларның үсүен күзәттем. Кайчакларда алар бердәм генә серләшәләр, пышылдашалар, кайчакларда үпкәләгән сыман башларын ияләр. Назлы җилдә тибрәләләр дә янәдән шаярышып гөрләшәләр кебек тоела миңа.


Инде вакыт үткән, орлыкларым тәмам җитлеккән сылу буйлы, нык бәдәнле, көчле ихтыярлы агачка охшап торалар.


Хыялый уйларымнан сискәнеп диярдәй айнып киттем. Каршымда каендай төз тугыз укучым. Алар бит, чыннан да, мин чәчеп үстергән орлыктай инде буй җитеп, соңгы кыңгырау чыңына күмелеп басып торалар.


“Кечкенә сабыйларга туган телебезгә булган мәхәббәт хисен ничек тәрбияләргә соң?”- дигән тәүге сорауны куйдым мин бу сыйныфны алу белән. Моның серен үстерелешле укыту технологиясен тормышка ашыруда күрдем. Ялгышмадым, үтә сәләтле укучылар А.Яхин методикасына нигезләнеп уздырган әдәбият дәресләрен бик яратып өлгерделәр. Һәр дәрес аша фикерләү сәләтләрен генә түгел, ә йөгерек уку, сәнгатьле уку, сөйләү, анализлау күнекмәләре дә үстерелде.


Әдәби әсәрне анализлау ул - математикадан мәсьәлә чишүгә тиң. Мәсьәлә чишүнең үз системасы булган кебек, анализлауның да үз системасы бар,- дип аңлатам укучыларыма. Проблемалы сораулар аркылы тормышны танырга, герой тормышлары аша тәҗрибә тупларга өйрәтәм.


Иң арткы партада борын өсләре тирләп чыкканчы бәхәсләшергә яратучы улым утыра.  “Әни, мин бер дә китап укырга яратмыйм, шуңа уку дәресләре дә ошамый иде, ә синең әдәбиятка көннән-көн ныграк тартылам”,- ди бервакыт. Бу эчкерсез бушану сүзләре мине канатландырды, янәдән хәйлә белән үз максатларыма омтылдым. Югыйсә балалар, фән–техника үскән саен, китаптан бизә бара, матур әдәбиятны укыйсылары килми. “Иң сәнгатьле сөйләүче”,  “Иң йөгерек укучы”, “Иң җитез фикеләүче” һ.б. ярышлар игълан итү балаларда стимул барлыкка китерде. Һәрберсе беренче булырга омтылды. Алсу- йөгерек укучы, Булат – иң оста рольгә керүче, Гөлназ- иң  җитез фикерләүче, Фәрһад- иң оста сәнгатьле сөйләүче.


Фикерләү, белем алуга мөстәкыйльлек бирү блок- модуль технологиясе аша да тормышка ашырылды. 6 нчы класста “  Морфология”, 7 нче класста “Гади җөмлә синтаксисы” буенча төзелгән авторлык программаларым нәкъ менә модельләштерүгә өйрәтүне күздә тотып төзелгән иде. Бу сыйныф укучыларым әлеге программаларны тормышка ашыруда беренче карлыгачлар булдылар. Шул рәвешле без проект технологиясенә өйрәндек. 7 нче сыйныфта “Кереш җөмләләр һәм аларның телдәге әһәмияте” темасына башкарылган проект эшебезне симпозиум формасында бәян иттек. Тел гыйлеменең өйрәнелеп җитмәгән өлкәсе буларак  кереш җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемнәргә бүлү-  проект эшенең табышы.


Һәрдаим заман белән бергә атлыйбыз. Информатика фәнен яхшы белүләре минем дәресләремә дә файда китерә. Мәгълүмати- коммуникатив технологияләр куллану, бердән, вакытны экономияләргә, икенчедән, фәнгә кызыксыну уятырга, өченчедән, күбрәк мәгълүматка ия булырга өйрәтә. Кызыклы, эчтәлекле презентацияләрне укучылар үзләре дә иҗади якын килеп башкарырга ярата.


Менә шулай туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләвемә горурланып та, сөенеп тә куям.


Проблемаларым да юк түгел: бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү дәверендә укучылар фәннәрне сайлап укуга күчә башлады. Әдәбиятка вакытлары җитми, кызыксынулары кими. Җитмәсә, физика-математика профилендә укучы балаларга әдәбият бик ерак офыкта кала. Шулай да мин аларны классик әдәбият белән таныштырып калырга тырышам, тагы хәйлә юлына басам: “Сезнең рус теленнән БДИ тапшырасыгыз бар, ә анда татар әдәбиятыннан да аргументлар китерә аласыз”, - дим.


...Тыныч музыка тавышы залны күмә. Моңсуланмагыз, укучыларым, туган телен, туган җирен , ата-анасын яраткан балаларны язмыш бервакытта да канатсыз итмәс. Һәрберебез кош очышы биеклегенә күтәрелергә омтылабыз икән, бу табигый хәл. Гап- гади авыл мәктәбен тәмамлап та, зур үрләр яулавыгызга һич тә шикләнмәгез. Фәнис Яруллин әйткәнчә, Күкләр юлы кирәк Кешегә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ