Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

Резеда Әхәт кызы ӘСКӘРОВА,Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 29 ел.Һәр кеше дә укытучы була ала микән? Юк, минемчә. Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә, иң башта, т...

Резеда Әхәт кызы ӘСКӘРОВА,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы – 29 ел.

Һәр кеше дә укытучы була ала микән? Юк, минемчә. Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә, иң башта, табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш.


“Укытучы – ул киләчәк буынга гасырлар буе тупланган кыйммәтләрне тапшырырга тиешле кеше”, - дигән үз дәверендә А.В.Луначарский.


Әйе, бу сүзләр дөрес. Укытучы күп гасырлар дәвамында җәмгыять үсешенә үзеннән зур өлеш керткән. Кешеләр укытучыларга әле дә зур өмет баглыйлар, чөнки укытучы ул – әхлак, тәрбиялелек турындагы төшенчәләрнең төп чыганагы.


Укытучы ул – баласына белемне тиешле дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, шуны кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче. Укытучы ул – баланың гына түгел, авылның да тәрбиячесе.


Укытучы, тирән белемле булу өстенә, сабыр, күркәм холыклы, йомшак сүзле, шәфкатьле, әмма таләпчән дә булырга тиеш. Укытучыга, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Укучыда остазына  хөрмәт тәрбияләү, аның казанышларыннан хәбәрдар булуын тәэмин итү – монысы да укытучылар җаваплылыгында.


Мин үземне белә башлаганнан бирле укытучы булырга хыялландым һәм үз теләгәнемә ирештем. Менә 29 ел инде укучыларымны математика серләренә өйрәтәм. Эшләү дәверендә шатлык-куанычлар, борчулар да күп булды. Мин эшли башлаган чорларда мәктәпләр суык, юешләп сөртелгән такталар бозланып ката, укучылар өсләренә киенгән. Мәктәпләр җылынып, барлык мөмкинлекләр тугач кына мәктәбебез янып бетте. Ул вакытта безнең күргәннәр, сөйләп-язып кына бетерерлек түгел. Без авырлыкларга бирешмәдек,  көнне-төнгә ялгап яңа мәктәбебезне салып чыктык, ләкин язмыш безгә тагын да зуррак сынаулар җибәрде. 2008 елда мәктәбебез  башлангыч мәктәпкә калдырылды.


Язмыш җиле мине Түбән Мәтәскә мәктәбенә китерде. Менә алты ел инде мин шул мәктәпкә йөреп эшлим. Бу мәктәпкә килүемә мин бер дә үкенмим. Коллективны да, укучыларны да бик яратам, хөрмәт итәм. Укучыларым төрле конкурсларда, конференцияләрдә бик теләп катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Үзем дә   конкурс, олимпиада, конференцияләрдә актив катнашам.


Авыл укытучысы – авырлыкларга бирешмичә,  үз алдына зур максатлар куеп, заман белән бергә атлаучы укытучы дияр идем мин. Ул – агитатор-пропагандист, артист, чәчәкләр үстерүче... Аларны санап бетерерлекмени! Ләкин шулай булуга карамастан мин мәктәбемне, укучыларымны яратам. Мин һәр көн ашыга-ашыга эшемә барам, чөнки анда мине яраткан хезмәттәшләрем, укучыларым көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ