Логотип Магариф уку
Цитата:

Соклангыч халык ул – укытучы

Гөлгенә Әмин кызы ВАФИНА, Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 26 ел. Хәзерге заман авыл мәктәбе – ул мәдәни һәм белем үзәге. Ул элек-элект...

Гөлгенә Әмин кызы ВАФИНА, Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 26 ел.


 Хәзерге заман авыл мәктәбе – ул мәдәни һәм белем үзәге. Ул элек-электән балаларны хезмәткә өйрәтү, аларны тормышка әзерләү белән дан тоткан. Мәктәп эшчәнлегенең төп бурычы – белем бирүнең сыйфатын үстерү, алган белемнәрне тормышта дөрес итеп куллана белергә өйрәтү. Әйе, балаларда ныклы белем, дөньяга караш формалаштыруда безнең өлешебез зур.


Бүгенге мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр укытучының белемле, алдынгы карашлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуын таләп итә. Ләкин нинди генә үзгәрешләр булса да, мәктәп үзенең максатын үзгәртми. Ул үзендә укыган һәр балага дөрес тәрбия, ныклы белем бирергә тиеш. Моның өчен без бөтен көчебезне биреп эшлибез. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып карасак, һөнәребез җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, сине шатлык хисләре чолгап ала, барлык авырлыклар югала. Әйе, без идеал мәктәпләрдән саналмыйбыз, шуңа күрә проблемалар да юк түгел. Ләкин без эшлибез, алга таба барабыз, үзебезнең укучыларыбызны яратабыз, алар да безне үз әниләредәй якын күрәләр, яраталар.


2011 елдан яңа федераль дәүләт стандартлары белән белем ала башладык. Азкомлектлы укыту шартларында яңа стандартларга күчү проблемалар да тудырды. Кабинетларда электрон уку кирәк-яраклары, интерактив такталар җитешеп бетми. Яңа стандартлар укытучыларга фән-техника зур тизлек белән үскән заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык көченә ия булган, белемле, әхлаклы, бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләү бурычын куя. Без шушы максатны күздә тотып, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, укучылар алдына куелган бурычны тормышка ашыру өстендә эшлибез, дәресләребезне кызыклы итеп, бала хәтерендә калырлык итеп, компьютер кулланып үткәрәбез. Укытуда яңа методлар барлыкка килеп кенә тора. Сингапурчаларча укыту да бездә проблемалар тудыра, классларда бала санының аз булуы, төркемнәрдә эшләүгә кыенлык тудыра. Ләкин, заманадан артта калмас өчен, дәресләрдә кайбер элементларын булса да кулланабыз.


Яңа заман башлангыч класслар укытучысы – кайгыртучан кеше. Без һәрдаим балалар белән бергә. Дәресләрне генә түгел, хәтта тәнәфесләрне дә кызыклы итеп үткәрү, шул ук вакытта түгәрәкләр, класстан тыш чаралар уздыру сәләтле һәм талантлы балалар тәрбияләүдә ярдәм итә. Укытучы гадел, эш сөючән, киң күңелле кеше. Ләкин шул ук вакытта кырыс та, таләпчән дә, кирәк вакытта мактый, кирәк чакта ачулана да белергә тиеш. Безнең төп бурычыбыз – сәләтле баланы эзләп табу, аңа теләктәшлек күрсәтү. Һәр укучының характерындагы яхшы якларын күреп, аңа ачылырга ярдәм итү, сәләтләрен ачыклау һәм үстерү өчен күп көч куела. Укучылар белән төрле конкурсларда катнашу – моның ачык мисалы.


Без киләчәгебезне мәктәптән башка күз алдына да китермибез, тормышыбыз өзлексез хәрәкәттә. 26 ел стажның 20 елында мәктәп мөдире вазифасын башкару, әлбәттә җиңелләрдән түгел. Инде олыгая барсак та, тик ятмыйбыз, укытучылар арасында уза торган спорт чараларында, җыр конкурсларында үземне сынап карарга тырышам. Һөнәри осталыкны камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү өстендә эшләү максатыннан да конкурсларда катнашып киләм. 2013 елда “Иң яхшы укытучы” гранты оттым, ә инде 2014 елда “Ел укытучысы-2014” район конкурсында катнаштым. “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча эшләүче укытучылар өчен “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр” исемендәге методик кулланма төзеп конкурска куйдым. Эш тәҗрибәмне Nsportal.ru шәхси сайтыма дәрес эшкәртмәләре, чаралар урнаштырып уртаклашам. Без, укытучылар, үз фәненебезне яхшы белеп, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив кулланып, заман технологияләре белән бергә атлыйбыз.


Әйе, без һәрвакыт яңалыкка омтылып яшибез. Шулай булмаганда, укучыларда укуга карата кызыксыну уята алмыйбыз. Без укучыларыбыз өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен, гомумән алганда бөтен авыл халкы өчен үрнәк кеше булырга тиешбез. Авыл җирлеге депутаты буларак, авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндерү – өстәмә төп бурычым.


Яңа заман башлангыч класслар укытучысы югары белемле, мәгълүматлы булудан тыш, аларны файдалана белергә дә тиеш.Һәрвакытта иҗади эзләнүдә булган укытучының иҗади укучылары, бәхетле укытучының укучылары да бәхетле була. Һәрвакыт шулай булсын, чөнки җәмгыятьнең киләчәге – хәзерге укучыларда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ