Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар һөнәре күп булган укытучыларга күбрәк тартылалар

Фәридә Фидаи кызы САЛАВАТУЛЛИНА,Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы. Эш стажы – 9 ел. Авыл укытучысы... Бу сүзәр никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган...Ә...

Фәридә Фидаи кызы САЛАВАТУЛЛИНА,

Буа районы Бик-Үти төп мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы. Эш стажы – 9 ел.


 Авыл укытучысы... Бу сүзәр никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган...
Ә авыл укытучысы башка укытучылардан нәрсәсе белән аерылып тора соң?

Элек-электән мәктәп авылның төп идеология үзәге булган, чөнки анда укымышлы, зыялы катлам тупланган. Үз белемен, тәҗрибәсен укучыларына җиткерүдән тыш, авыл җирендә укытучы, күз өстендәге каш кебек, гел күзәтү астында торган. Мораль йөзең нинди, гаиләңдә үзеңне ничек тотасың, ничек киенәсең, кешеләргә, якыннарыңа, күршеләреңә мөнәсәбәтең нинди, әйткән сүзең эшеңнән аерыламы - болар барысы да авылдашларыңның күз алдында. Менә шул сыйфатларны барлый да авылдаш күңеленә салып куя, кирәк вакытта баласына да җиткерә. Ул ике вариантта булырга мөмкин: "Балам, укытучың начарга өйрәтми, сүзен тыңла, кеше булырсың” яисә "Ярар, әйдә, орышса, үзе дә әллә кем түгел әле”...


Үз-үземне белә башлаганнан бирле, мин “Син укытучы кызы!” дигән катгый сүз астында үстем. Авылда безнең гаилә һәрвакыт игътибар үзәгендә булганга, без кылган һәр гамәл әхлак законы белән үлчәнде, чөнки безнең әниебез укытучы иде. Ул - шәһәр кызы. Үткән гасырның илленче елларында яңа ачылган Бик-Үти җидееллык мәктәбенә укытучы булып килә. “Бу караңгы авылда озак торып булмас”, - диеп уйласа да, утыз елдан артык гомерен авыл балаларына белем-тәрбия бирүгә багышлый. Күңелемдә балаларны ярату, алар белән аралашу, гомеремне шушы изге эшкә багышлауга ышаныч барлыгын тоеп яшәсәм дә, һөнәр сайлаганда, мин әни юлын сайламадым. Мактаулы да, үрнәк тә, шул ук вакытта белемле дә булып яшәү өчен авыл укытучысына күп сынаулар аша үтәргә кирәклеген күреп үскәнгәдер, бәлкем...


Авыл укытучысы.... Кочак-кочак дәфтәр тикшерү, план язу, үз белемен күтәрү өчен калын китаплар уку, агитбригада концертлары, күрше авылда спектакль куюлар, авылда торгач терлек-туары, кош-корты да бар, бакчада һәм йортта санап бетергесез вак эшләр, бала-чага, кайнана-кайната... Ничек өлгерергә? Кирәк вакытта кырга борчак чабарга, ындыр табагына төнге сменага барырга, тагын бик күп хуҗалык эшләрендә катнашырга...


Тормыш тигез-такыр юл түгел икән, көтмәгәндә үзгәрешләр, кискен борылышлар очрый. Минем педагогик эшчәнлегем дә уйламаганда башланып китте. Авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген бетергәннән соң, авыл хуҗалыгының күп тармакларында төрле белгеч булып эшләргә туры килде: агроном, бухгалтер, экономист, бригадир да булдым, авыл хуҗалыгы техникасын йөрттем. Мәктәпкә укытучы булырга тәкъдим ителгәч, бер мизгелдә риза булдым. Минемчә, диплом нинди генә булмасын, ул үзе эшләми. Дөрес, укытучы булгач күп укырга, эзләнергә, осталыгымны арттырырга туры килде. Читтән торып математика белгечлегенә укыдым.


Әйе, бүген мин укытучы! Мин - авыл укытучысы! Бу сүзләрне зур горурлык белән әйтә алам. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү дә кирәк. Шуңа күрә дә балаларны белемле, тормышта үзем менә алмаган үрләрне дә яуларга, киләчәктә үз тормышын корырга саләтле, гыйлемле, туган илен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү минем максатым икәнен истән чыгармаска тырышам. Шул максатны тормышка ашыруда уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, мин традицион методикалар белән беррәттән, заманча технологияләр кулланып эшләүне кулай күрәм. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уяту өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә элеккеге хезмәтләремдә туплаган мәгълүматларны кулланам. Ә алар миндә җитәрлек.


Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: укучылар һөнәре күп булган укытучыларга тартылалар. Әгәр укытучы, үз фәненә кызыксыну уятып, белем алу шатлыгын тудыра алса, дәрестә укучыларын уйландырып һәм фикерләтеп нәтиҗә ясата алса, бу - укытучы ирешә ала торган уңышларның иң зурысы!


Авыл урамы буйлап өйгә атлыйм. Ә башымда мең төрле уй... “Җирнең нуры – кояш, кеше нуры – гыйлем”, - ди халык мәкале. Җәмгыять нинди генә булмасын, укытучы, тәрбияче, бу җәмгыятьне әйдәүче, алга алып баручы төп көч булып кала. Һәр заманның тоткасы – белемле укытучы булган. Димәк, бу изге һөнәр – мәңгелек!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ