Логотип Магариф уку
Цитата:

Яраттым мин мәктәпне, Шунда таптым бәхетне

Фирая Фәләхетдин кызы ГАЛИМҖАНОВА, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең Аш–Буҗи авылындагы филиалының башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы- 25 ел.Укытучы... Һәркайсыбызның кеше буларак формалашуынд...

Фирая Фәләхетдин кызы ГАЛИМҖАНОВА, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең Аш–Буҗи авылындагы филиалының башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы- 25 ел.

Укытучы... Һәркайсыбызның кеше буларак формалашуында ул зур роль уйный. Сине җитәкләп белем дөньясына алып керүче дә, әхлак тәрбиясе бирүче дә ул. Әгәр без бу дөньяда нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез, җәмгыятькә кирәкле зат булып өлгергәнбез икән, иң беренче чиратта без әти – әниебезгә һәм укытучыга бурычлы.


Укытучы... Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкында да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә – елмаю.


Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәндә, мине беренче укытучым Гөлзинур Солтан кызы Закирова каршы алган иде. Ул шундый көләч иде һәм аның шушы елмаюы безне өч ел буе озата килде. Укытучымның якын, йомшак итеп: “Исәнмесез, балалар!”- дип эндәшүеннән минем мәктәп тормышым башланып китте. Беренче укытучыбыз безне хәреф танырга, санарга, язарга гына түгел, ә чын кеше булырга өйрәтте, күңелләрдә кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, изгелек тәрбияләде. Мин дөньяны аның елмаюы аша кабул иттем, үз иттем һәм ул дөньяда миңа рәхәт иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, “Кем булырга?” дигән сорау мине борчымады – ике дә уйламыйча, Казан Дәүләт педагогия  институтына укырга кердем. Чөнки мин кечкенәдән үк, үземнең беренче укытучым Гөлзинур апа кебек укытучы булырга хыялландым.


Хыялым тормышка ашты. Бүгенге көндә минем егерме биш еллык мөгаллимлек стажым бар. Шуның уналты елын үземнең туган авылымда башлангыч мәктәп укучыларына белем бирәм.


Мин үз һөнәремнән чын мәгънәсендә канәгать. Укытучы һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Балалар белән эшләү, аралашу, алар белән бергә борчылу, юк кына уңышлары өчен дә куану миңа рәхәтлек бирә. Мин ана телемдә, татар телендә дәрес бирә алуым белән бәхетле. Күңелемнең бетмәс–төкәнмәс җылысын балаларга бирә алуым белән бәхетле. Шушы елларда без укыткан күп кенә укучыларыбыз мөгаллим һөнәрен сайладылар. Кайда гына эшләсәләр дә, алар безнең укучыларыбыз, безнең хезмәт җимешебез. (Үземнең кызым да, укытучы һөнәрен сайлап, бүгенге көндә авылыбыз мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.)


Авыл мәктәбендә, үземнең туган мәктәбемдә укытуыма сөенеп туя алмыйм, чөнки монда һәр укучының шәхси үзенчәлекләре, гаилә хәле, сәләте ачык күренә. Сәләтле балалар белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Мондый укучыларны олимпиадаларда, конкурсларда, сыйныфтан тыш чараларны оештыруда катнаштырырга тырышам. Нәтиҗәсе дә куанычлы: укучыларым күп кенә конкурсларда призлы урыннарны яулыйлар.


Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, иҗади–үстерелешле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, электрон почта, интернет челтәреннән файдаланам. Һәр дәресне, иҗади якын килеп, күңелем аша үткәреп төзим. Балаларны ялыктырмас өчен, өлешчә эзләнүле, аңлатмалы иллюстратив методлар ярдәмендә уен элементларын, күргәзмә әсбаплар еш кулланам. Белемнәрне тикшергәндә тестларның төрле ысулларын отышлы күрәм. Дәресләр өчен презентацияләр ясау да укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә.


Бүген без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез. Аның авырлыгы иң беренче чиратта укытучыга килеп кагыла. Әмма без һәрвакытта да үзебезнең кыйблабызга тугрылыгыбызны саклап калырга тиешбез. Укытучыларның “Алтын кодексы”на язылганча: “Укыт, чөнки син – укытучы. Гаеп такма, ягъни хөкем итмә, чөнки син хөкемдар түгел. Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә”.


Мин һәркөн иртән елмаеп үземнең яраткан эшемә ашыгам. Чөнки анда тәҗрибәсен юмарт уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларымны бүлешерлек хезмәттәшләрем, ачык йөзле, яраткан укучыларым, хөрмәт итүче әти-әниләр, җылы карашлы авылдашларым булуы канатландыра, рухландыра мине. Укытучы өчен иң зур бәхет бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ