Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек-2022» бәйгесе старт ала 

Безнең «Мәгариф» журналы иҗади бәйге-конкурсларны төрлесеннән уздырып килә. Тик шулай да алар арасында күпләрнең күңеленә хуш килгәне, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең төрле категориядә булганнарын – б...

Безнең «Мәгариф» журналы иҗади бәйге-конкурсларны төрлесеннән уздырып килә. Тик шулай да алар арасында күпләрнең күңеленә хуш килгәне, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең төрле категориядә булганнарын – балалар бакчасы тәрбиячеләрен дә, башлангыч сыйныф укытучыларын да, биология, химия, география, рус теле һәм теле мөгаллимнәрен берьюлы иҗади мәйданга дәшеп, рухландыра алганы, мөгаен, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә 2018 елдан бирле уздырылып киленгән «Яшел бишек» конкурсыдыр. Моңарчы уздырылганнары журналыбыз битләрендә шактый киң яктыртылды. Менә аларның кайберләре:
Гайсин И. «Яшел бишек» конкурсы үз җиңүчеләрен атый // Мәгариф. – 2018. – №8.– 84 – 85 б.
«Мәгариф» бәйгеләре: «Яшел бишек» // Мәгариф. – 2018. – №8.– 84 – 110 б.
Гайсин И. «Яшел бишек» конкурсының быелгы җиңүчеләре // Мәгариф. – 2019. – №8.– 54 – 56 б.
Яшел бишек җиңүчеләре // Мәгариф. – 2019. – №9.– 59 – 83. б.
Гайсин И. «Яшел бишек-2020» конкурсы җиңүчеләре // Мәгариф. – 2020. – №8.– 83 – 107. б.
«Яшел бишек-2021» бәйгесе йомгаклары // Мәгариф. – 2021. – №11.– 86 – 110 б.
Хөсәенов Җ. Кеше табигатьтән башка яши алмый // Мәгариф. – 2021. – №11.– 86 – 88 б.
Тема буенча алдагы язмаларны укырга киңәш итәбез:
«Яшел бишек» лауреатларын КФУ галимнәре алкышлады
«Яшел бишек» – бик кирәкле бәйге
«Яшел бишек» конкурсы җиңүчеләре кемнәр булыр?

Инде менә «Яшел бишек-2022» бәйгесен дә игълан итәр вакыт җитте. Күргәнегезчә, быелгысы инде аның бишенче ел рәттән үткәрелүе булачак. Быел да «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «География». «Экология» номинацияләре буенча заманча дәрес эшкәртмәләрегез, сыйныфтан тыш чара үрнәкләре белән катнаша аласыз. Әлеге конкурс 16 марттан 1 октябрьгә кадәр үткәрелә. Һәр катнашучының «Мәгариф» журналының басма вариантына яки аның электрон версиясенә  20022 елның икенче яртысына алты айга язылуы һәм квитанция күчермәсен җибәрүе сорала. Конкурс нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының ноябрь санында игълан ителәчәк. Шунда ук конкурс җиңүчеләренең һәм иң яхшы дип табылган язмалары тупланып, презентация рәвешендә биреләчәк. Ә калган язмалар исә «Магариф.РФ» электрон журналында урын алачак. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.
«Яшел бишек-2022» бәйгесе Нигезләмәсе белән magarif-uku.ru сайтыннан укып таныша аласыз.
             Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ