26 март 2025 яңалыклары
-
Балалар бакчасына чират: мөһим мәгълүмат
1 апрельдән Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән балалар бакчаларына комплектлау башлана.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Абитуриентлар игътибарына! Яңа таләпләр
Быел беренче тапкыр югары уку йортларына профильле белгечлеккә керүче абитуриентлар тиешле фәннәр буенча имтихан тапшырачак. Ягъни имтихан фәне әзерлек юнәлешенә туры киләчәк.
-
Казандагы 155 нче гимназиядә экологлар җыены
«Яшь буында экологик культура тәрбияләүдә ватанпәрвәрлек» шигаре астында XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция.
-
«Яз гүзәле» проекты старт ала
Конкурс финалы 2025 елның 9 апрелендә узачак.
-
Казанда туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсы узачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 26-27 март көннәрендә Казан шәһәренең Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 80нче номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәгариф оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак. 2007 елдан бирле уздырылып килүче конкурс Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эш планына туры китереп уздырыла.